САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

хэбэрлэр 21 июнь

ХӘБӘРЛӘР:21 июнь Районда күпкатлы йортлардагы фатирларга 2 контурлы газ казаннары урнаштыру бара.Аларны газлаштыру фонды башкара. 1 июньнән 31 августка кадәр "Имин җәй" прфилактик операциясе үткәрелә. "Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йорты "автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең палата шәфкать туташы Сумина Рәисә Фәез кызына" ТР ның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре...

ХӘБӘРЛӘР:21 июнь

Районда күпкатлы йортлардагы фатирларга 2 контурлы газ казаннары урнаштыру бара.Аларны газлаштыру фонды башкара. 1 июньнән 31 августка кадәр "Имин җәй" прфилактик операциясе үткәрелә.

"Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йорты "автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең палата шәфкать туташы Сумина Рәисә Фәез кызына" ТР ның атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре " дигән мактаулы исем бирелде.

20 июньдә Мортамак авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хөснә Сәхипзадинага 90 яшь тулды. Аның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә, ул көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган. Юбилее уңаннан муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Саляхова муниципаль район башлыгы Н.Закиров исеменнән котлау сүзләре ирештерде,бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев