САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр 3 октябрь

3 октябрь.Хәбәрләр: районда капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатры һәм аңа янкорма итеп төзелгән ветераннар клубы ачылды. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Н.Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш эшләре буенча урынбасары Р.Фатихов, "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Яр Чаллы филиалы директоры Р.Вилданов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Тантана район һәм Ләке...

3 октябрь.Хәбәрләр: районда капиталь ремонттан соң "Сарман" кинотеатры һәм аңа янкорма итеп төзелгән ветераннар клубы ачылды. Аны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Н.Закиров, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигының капиталь төзелеш эшләре буенча урынбасары Р.Фатихов, "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең Яр Чаллы филиалы директоры Р.Вилданов катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Тантана район һәм Ләке мәдәният йортлары каршында эшләп килүче "Асылъяр", "Иганә" фольклор ансамбльләре һәм район үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур җыр, биюләре белән дәвам итте.

Реклама

"Сарман" газетасы 1 октябрьдән унысына кадәр язылган өлкәннәр арасында акция игълан итте. Бу чорда газетага язылган өлкәннәр бер мәртәбә бушлай белдерү бирү хокукына ия булачак.

Республикада йөзъяшәрләрнең саны арткан. Безнең районда исә, 90-94 яшьлекләр барлыгы 91 кеше булса, 95-99 яшьлекләр -22. Ике кеше йөз яшь чиген үтте. Кәүҗияк авылыннан Гөлсем апа Фәттахова узган ел 100 яшьлеген билгеләп үтсә, Иске Кәшер авылыннан Сәхипҗамал апа Сөләйманова 5 августта 104 яшен тутырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X