САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

Хәбәрләр: 20 июль

Бүген Рамазан аеның беренче көне башланды.Кичә районыбыз мәчетләрендә беренче тәравих намазлары укылды. Быел ураза бәйрәме 19 августка туры килә. Бу елның 6 аенда Татарстанда 549 фатирга караклар кергән. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республиканың фатирларга ведомстводан тыш сак пульты куелган шәһәр...

Бүген Рамазан аеның беренче көне башланды.Кичә районыбыз мәчетләрендә беренче тәравих намазлары укылды. Быел ураза бәйрәме 19 августка туры килә.

Бу елның 6 аенда Татарстанда 549 фатирга караклар кергән. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Республиканың фатирларга ведомстводан тыш сак пульты куелган шәһәр һәм районнарында андый очраклар сирәгрәк икән. Бүгенгә Татарстанда 37 мең 333 фатирга һәм 13 мең 300 объектка шундый сак куелган.

Реклама

Төрле оешмаларга әҗәте булган кешеләргә чит илгә чыгарга ярамый. Түбән Кама шәһәрендә андыйлар саны 70 меңгә җиткән. Әҗәтләр төрле өлкәләргә карый: кемдер кредит түләмәгән, фатир өчен әҗәте булганнар, ГИБДДга штраф, салым, алимент түләмәүчеләр бар. 200 кешене чит илгә барырга җыенган җиреннән туктатып калганнар. Аларның һәркайсының 5 мең сумнан күбрәк әҗәте җыелган.

Язгы чакырылышта армиягә 5 мең Татарстан егете җибәрелгән. Бу турыда Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Комиссиягә чакырылган 23 мең 980 егетнең 99,5 проценты килгән. Беренче чиратта армиягә җибә­релүчеләр исемлегенә югары яки урта һөнәри белеме булганнар эләккән. Бу төркемгә керү­челәрнең 3295е солдатка озатылган.

Татарстанда бала карау өчен ял алган әни кешеләр квалификацияне күтәрү программасы кысаларында инглиз телен һәм бухгалтерия нигезләрен өйрәнүне кулай күрә икән. Бу программа 1-2 ай дәвамында бушка уку мөмкинлеге бирә. Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шулай дип хәбәр итте. Программа әле узган ел гына гамәлгә кергән. Былтыр анда 2 мең 700 яшь әни катнашкан. Быел әлеге программада 500 кеше катнаша ала. Моның өчен яшәгән урындагы мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X