САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

24 январь Хәбәрләр

24 январь. Хәбәрләр: Авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары башланды. 23 гыйнварда ул Карашай Саклау, Шәрләрәмә, Әлмәт, Янурыс, Александровка, Рангазар авыл җирлекләрендә узды. Аларда авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма җитәкчеләре хисап тотты. Полиция участок инспекторлары чыгышы тыңланды. Җыелышларда район җитәкчеләре, оешма, предприятие вәкилләре катнаштылар, халыктан кергән үз эшчәнлекләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. Узган...

24 январь. Хәбәрләр: Авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары башланды. 23 гыйнварда ул Карашай Саклау, Шәрләрәмә, Әлмәт, Янурыс, Александровка, Рангазар авыл җирлекләрендә узды. Аларда авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма җитәкчеләре хисап тотты. Полиция участок инспекторлары чыгышы тыңланды. Җыелышларда район җитәкчеләре, оешма, предприятие вәкилләре катнаштылар, халыктан кергән үз эшчәнлекләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Узган ел район бөртеклеләрнең тулай җыемы һәм рапс җитештерү буенча республикада - икенче, икмәк тапшыру буенча- беренче, шикәр чөгендере тапшыру һәм бөртеклеләрнең уңыш чыгышы буенча өченче урыннарда булды. Терлекчелек өлкәсендә дә уңышлар җитәрлек. Район терлекчеләре узган ел продукция җитештерүне, алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка арттырдылар. Барлыгы 25 мең тоннага якын сөт, 2 мең тоннага якын ит җитештерелде. Бүген көн саен һәр сыердан уртача 12 килограмм сөт савыла.

Реклама

23 гыйнварда район мәдәният йортында Бөтенсоюз ирекле янгын куркынычсызлыгы идарәсенең Әлмәт бүлекчәсе һәм район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе белән берлектә кече яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен зур чара үтте. Анда А.Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры коллективы О.Гаврилованың "Зур һәм куркыныч" исемле пьесасы буенча әкияткә нигезләнеп эшләнгән постановкасын күрсәтте. Коллектив балаларга бер ялгыш адымның, уйламыйча, өлкәннәр сүзенә колак салмыйча ясалган хатаның аяныч нәтиҗәләргә китерүен гыйбрәтле тамаша ярдәмендә ачып бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X