САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

19 август. Хәбәрләр

19 август. Хәбәрләр. Республика икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаменты кече һәм урта эшмәкәрләрне "Лизинг-грант" программасында катнашырга чакыра. Бу хакта тулырак мәгълүматны министрлык һәм район сайтларыннан яки Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегеннән алырга була. Телефон: 2-54-41. Быел Татарстанда 36 меңләп бала беренче класска укырга барачак. Безнең районда исә 367 бала мәктәп...

19 август. Хәбәрләр. Республика икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаменты кече һәм урта эшмәкәрләрне "Лизинг-грант" программасында катнашырга чакыра. Бу хакта тулырак мәгълүматны министрлык һәм район сайтларыннан яки Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлегеннән алырга була. Телефон: 2-54-41.

Быел Татарстанда 36 меңләп бала беренче класска укырга барачак. Безнең районда исә 367 бала мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлый. Беренче класска баручы 36 мең баланың алты меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Алар өчен "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" дигән хәйрия акциясе үтә. Аның кысаларында район буенча инде 52 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалы һәм мәктәп формалы булды.

19 август көнне Җәлил поселогы стадионында, Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауның 70 еллыгы уңаеннан, татар эстрадасының танылган җырчылары катнашында концерт була. Программада балаларны атта йөртү һәм башка күңел ачу уеннары каралган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев