САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

14 ноябрь. Хәбәрләр

14 ноябрь. Хәбәрләр: 14 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә районның 2013 һәм 2014-2015 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы, бюджет проекты, "2007-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген артыру" максатчан прогаммасының тормышка ашырылуы, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшнең торышы; җир рессурсларын, муниципаль милекне рациональ файдалану турындагы...

14 ноябрь. Хәбәрләр: 14 ноябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә районның 2013 һәм 2014-2015 елларга социаль-икътисади үсеш прогнозы, бюджет проекты, "2007-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген артыру" максатчан прогаммасының тормышка ашырылуы, район территориясендә юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик эшнең торышы; җир рессурсларын, муниципаль милекне рациональ файдалану турындагы мәсьәләләр кертелде. Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиянең өстәмә доклады тыңланды.

Татарстан урман фонды территориясен корыган агач үсентеләреннән чистарту максатыннан халыкка үз кирәк-ярагы өчен корыган агачлар әзерләү мөмкинлеге бирелә. Аны кайсы участоктан әзерләргә мөмкин икәнлеген Азнакай урманчылыгана шалтыратып белергә була.

Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре санын киметү максатыннан, 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр Россия Федерациясе территориясендә "Җәяүле, юл кичүе" дип исемләнгән социаль кампания уздырыла. ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев