САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рубрики Радио на татарском

11 февраль Хәбәрләр

11 февраль. Хәбәрләр: узган шимбәдә "Старт" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары" ярышы үтте. Район оешма, предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар быел да зур оешканлык күрсәтте. Бәйрәм тантанасын район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев ачты. Ярышлар яшь үзенчәлекләрен искә алып, 12 төркемдә оештырылды. Хатын-кызлыр -1-2, ир-атлар 1-3 километрда узышты. Җитәкчеләр арасында беренче...

11 февраль. Хәбәрләр: узган шимбәдә "Старт" чаңгы базасында "Россия чаңгы юллары" ярышы үтте. Район оешма, предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, спортчылар быел да зур оешканлык күрсәтте. Бәйрәм тантанасын район Советы аппараты җитәкчесе Ф.Вәлиев ачты. Ярышлар яшь үзенчәлекләрен искә алып, 12 төркемдә оештырылды. Хатын-кызлыр -1-2, ир-атлар 1-3 километрда узышты. Җитәкчеләр арасында беренче урынны район хакимияте башлыгы Н.Закиров алды. Икенче урында-Илексаз авыл җирлеге башлыгы Ф.Гыйльфанов булса, өченче урында- Әлмәт авыл җирлеге башлыгы Д.Газизов. Хатын-кызлар арасында Сарман мәктәбе директоры Э.Госманова беренче булып килде. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Г.Гәрәева -икенче, мәгариф бүлеге мөдире З.Гыйләҗева өченче булдылар. Җиңүчеләргә яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды. Ярышларның иң яшь катнашучысы булып 5 яшьлек Р.Гәрәева танылса, иң өлкәне булып Җәлил поселогыннан Н.Махмуров билгеләнде. Аларга бүләкне "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Р.Шәрәфетдинов тапшырды.

Район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны парикмахерлыкка, "Д" категорияле машина йөртүчеләр курсларына укырга чакыра. Уку чорында стипендия дә түләнә.

Туган якны өйрәнү, Бөек Ватан сугышы музее укучы балалар арасында "Музей- балалар күзе белән" исемләнгән темага рәсемнәр конкурс үткәрә. Эшләр 1 апрельгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев