САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбе укучысы “Ак калфак-2023” Бөтенроссия бәйгесе дипломанты булды

Зур Нөркәй урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Махубрахманова Чулпан “Ак калфак – 2023” VI Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесендә, уңышлы чыгыш ясап, дипломант дипломына лаек булды.

Әлеге бәйгедә катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы, кул эшләре, пешерү осталыгы игътибарга алынды.
“Адымнар” полилингваль белем бирү комплексында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә 23 нче апрель көнне йомгак ясалды. Бәйгенең финалына узган кызлар III Бөтендөня татар хатын-кызлары съезд эшендә дә катнаштылар.
Җиңүчеләрне БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова тәбрикләде.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев