«Жасмин» республикада тагын бер кат танылды
Кичә – 23 апрель көнне Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә XXVI «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленың гала-концерты үткәрелде.
Ул республиканың төрле почмакларыннан иң талантлы балаларны җыйды. Илһам Шакиров исемендәге «Жасмин» үрнәк бию коллективы «Хореография» номинациясендә мактаулы III урынны яулады.

Алар жюри һәм тамашачылар игътибарына «Басу кырында» дигән биюне тәкъдим иттеләр. Коллективның уңышында, әлбәттә, беренче чиратта, Сарман балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлшат Шириеваның һәм бию коллективының җитәкчесе Раилә Миңнехуҗинаның өлеше зур. Биюче кызларыбызга – дипломнар, медальләр, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән кыйммәтле бүләкләр, ә коллективның җитәкчесенә «Татнефть» компаниясе бүләге дә тапшырылды. Без «Жасмин»ны зур уңышы белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңа җиңүләр телибез! Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проекты нигезендә гамәлгә ашырыла.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев