САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбай музеена экскурсиягә Германиядән дә киләләр

.


Исегездә булса, узган елда Республика көнендә, 30 августта, Яхшыбай авылында Дамир Гарифуллин исемендәге музей ачылды.
Ул нефтьчеләр хәйрия фонды гранты акчаларына булдырылды. Ачылганнан соң музей даими рәвештә экспонатлар белән танышырга теләүче кунакларны кабул итә. Кышкы каникуллар алдыннан музейга укытучылары Фәридә Нәбиуллина белән Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең дүртенче сыйныф укучылары килделәр.
Яңа ел төнендә исә музей Германиядән кунаклар кабул итте. Якташ кызыбыз Миләүшә Рамазанова турында безнең газета битләрендә язма чыкканы бар иде. Иске Кәшер авылы кызы хәзерге вакытта Германия башкаласы – Берлин шәһәрендә яши, волонтерлык белән шөгыльләнә. Яхшыбайга ул егете Доминик Янцен белән килде. Музейдагы экспонатлар белән танышу аларга бик ошады. Берочтан чит ил кунаклары авыл клубында оештырылган Чыршы бәйрәменә дә керделәр, уеннарда да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев