САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яңа Әхмәт авылында Урам бәйрәме узды

28 сентябрьдә Яңа Әхмәт авылында Урам бәйрәме үткәрелде. Әйтергә кирәк, исеменә карамастан, бәйрәм мәдәният йортында үткәрелде. Сәбәбе - начар һава торышы. Бәйрәм барышында өч команда - Газинур Гафиятуллин белән Ленин, Карл Маркс, Муса Җәлил урамнары үзара уңганлыкта-булганлыкта, тапкырлыкта көч сынаштылар. Экологик чиста савытларда халкыбызның милли ризыкларын әзерләделәр, кул эшләреннән торган...

28 сентябрьдә Яңа Әхмәт авылында Урам бәйрәме үткәрелде. Әйтергә кирәк, исеменә карамастан, бәйрәм мәдәният йортында үткәрелде. Сәбәбе - начар һава торышы. Бәйрәм барышында өч команда - Газинур Гафиятуллин белән Ленин, Карл Маркс, Муса Җәлил урамнары үзара уңганлыкта-булганлыкта, тапкырлыкта көч сынаштылар. Экологик чиста савытларда халкыбызның милли ризыкларын әзерләделәр, кул эшләреннән торган күргәзмә оештырдылар, үз урамнарыннан чыккан яки шунда яшәүче хөрмәтле урамдашларын барладылар, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. I урынга - Газинур Гафиятуллин белән Ленин урамы, II урынга - Муса Җәлил, III урынга Карл Маркс урамнары лаек булды. Аларга тәмле призлар тапшырылды. Соңыннан барлык авылдашлар бергәләп чәй эчтеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев