САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел бәйрәмнәрендә уяулыкны тагын да арттыру зарур 

.

Бу хакта бүген район Советында узган районның террорга каршы комиссиясе утырышында ассызыкланды. Утырышны комиссия рәисе - район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. 
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде. Беренче сорау - "Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында Сарман муниципаль районы территориясендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча Оператив төркемнең көчләре һәм чараларынының террорчылык янауларын локальләштерүгә һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерүгә әзерлеге буенча өстәмә чаралар турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Олег Камалюков чыгыш ясады. “Районда “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексын гамәлгә ашыру турында” район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов сөйләде. Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - "Районның мәгариф учреждениеләрендә бәйрәмнәр чорында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлшат Идрисова чыгыш ясады. "Җирлекләрдә терроризмга каршы тору эшенең торышы, шулай ук Сарман муниципаль районы территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен әзерләү һәм уздыру барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында" сүз Җәлил бистәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмовка бирелде.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев