САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби булу сарманлылар өчен дә абруйлы

Контракт белән хезмәт итәргә теләк белдерүчеләргә нинди өстенлекләр каралган.

Ватанны саклау дигән һөнәр бар. Аны гадәттә кыю, батыр йөрәкле егетләр сайлый. Хәрби булу һәрчак абруйлы булды. Андыйларга кызлар да кызыгып карыйлар. Хәзерге вакытта килешү белән хезмәткә китүне сайлаучы ир-егетләребез аз түгел. Андыйларга дәүләт ярдәме дә каралган. Бу аеруча әһәмияткә ия.

Килешү буенча хәрби хезмәт үтүче райондашларыбыз хакында без газетабыз битләрендә дә язып торабыз. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез аеруча соклану һәм горурлану хисе уяталар. Берсе дә зарланмыйлар, фәкать Ватан сагында лаеклы хезмәт итәләр. Контракт буенча хезмәт итүнең уңай яклары һәм өстенлекләре күп. Бу хакта Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсенең мобилизация бүлеге начальнигы Камил Миңнеголов белән сөйләштек.

– Камил Нәҗипович, контракт төзергә теләк белдергән кешегә, иң беренче чиратта, кая мөрәҗәгать итәргә?

- Контрактны 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге сәламәтлекләре буенча “А” һәм “В” категорияләренә кергән затлар төзи алалар. Махсус операция уздырылган вакытта килешү бер, ике, өч һәм биш елга төзелә. Моның өчен хәрби комиссариатка шәхсән килеп, почтадан хат белән я телефон аркылы хәбәр итәргә мөмкин. Россия оборона министрлыгының рәсми сайтында шәхси кабинет аша да гариза калдырырга була. Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында электрон сервис аша да эш итү юлы бар. Бу – беренче адым. Гомумән, биш адым ясарга кирәк. Икенчедән, әңгәмә үтәргә кирәк була. Аннан хәрби комиссариатта медицина тикшерүе узарга туры киләчәк. Чираттагы адым – предписание алу һәм хезмәт урынына китү, аннан инде хәрби частьтә контракт төзелә.

– Килешү төзүнең нинди өстенлекләре бар соң?

– Кайбер гражданнарны нәкъ менә хәрби булу кызыктыра. Аларга, бер һәм аннан күбрәк елга контракт төзегәндә, бер тапкыр 195 мең сум түләү каралган. Хезмәт хакы барлык хәрбиләрнеке дә бертөрле түгел, ул нинди вазыйфа биләү, ничә ел хезмәт итү белән бәйле, аена 204 мең сумнан башлап – 242 мең сумга кадәр, офицерларга – күбрәк тә. Килешү төзегәндә үк, хәрбинең гомере һәм сәламәтлеге иминиятләштерелә, туплау-ипотека системасы ярдәмендә кыска вакыт эчендә торак алу мөмкинлеге бар. Аларның балаларына уку йортларына кергәндә ташламалар ясала, бюджет урыннары, түләүсез ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына юллама бирелә. Шулай ук хәрбигә хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай медицина хезмәте күрсәтелә, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы бирелә, эш урыннары саклана, 20 ел хезмәт иткәннән соң, ташламалы пенсия хокукына ия була.

– Уңайсыз якларын да белеп тору кирәктер инде...

– Әлбәттә, һәр эшнең үз плюслары һәм минуслары бар. Контракт белән хезмәт итүнең төп уңайсыз ягы – теләгән вакытта якыннарың белән элемтәгә чыга алмау. Бу хезмәт итү урының кайда булуына да бәйле. Анда элемтә начар булырга мөмкин. Аннан контрактчы ул һәрвакыт эштә бит. Аның шәхси вакыты аз була. Контракт төзегән кешегә еш кына кыр шартларында да эшләргә туры килә. Монысы да җиңел түгел. Анда барлык уңайлыклар да, әлбәттә, булмый. Гомумән, хәрби хезмәт җиңел түгел. Ул бит ир-егетләрне ныклыкка, чыдамлыкка сыный. Бигрәк тә ил сакчысы барлык авырлыкларга да түзем булырга тиеш.

СҮЗ УҢАЕННАН

Контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре, ташламалар турында тулырак Россия оборона министрлыгы һәм республика хәрби комиссариаты сайтларыннан укып танышырга мөмкин.

Контракт нигезендә хезмәт узарга теләге булганнарның район хәрби комиссариаты бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала. Белешмәләр өчен телефон: 2-43-34, 2-43-70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев