Матур табигатьле Түбән Ләшәүнең халкы да нурлы йөзле, киң күңелле. Авылның яме, легендасы булган хезмәт ветераны Юнысова Вәсилә Корбангали кызына 104 яшь тулган көн алар өчен дә истәлекле булырдыр.
Кунакка килгәннәрне сөенеп, елмаеп каршы ала Ак әби. Киң күңеле, көләчлеге, гадилеге белән үзенә тартып тора ул. Олы кешене юкка гына сабый балага тиңләмиләр бит, эчкерсезлеге белән дә сокландыра. Өлкәннәргә аерым игътибар кирәк. Ныклы тәрбия булганга, Вәсилә апа кебекләр гасыр чиген уза да.
- Мондый матур тормыш сирәк кешегә бирелә. Районыбызда йөзъяшәр ак әбиләрнең, аксакалларның булуы — безнең өчен зур шатлык. Тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белгәнегез өчен, олы рәхмәтемне җиткерәм Сезгә, Вәсилә апа. Сезне чын күңелдән олуг бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Шатлык-куанычлар тулы хәерле гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телим. Исән-сау булыгыз. Туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә кадер-хөрмәттә бәрәкәтле гомер кичерүегезне телим, - диде район башлыгы Фәрит Хөснуллин, йөзьяшәр әбине тәбрикләргә килгәч, һәм чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты белән истәлек бүләкләре, күчтәнәчләр тапшырды.
Вәсилә апаның гомерле булуы нәселдән дә киләдер. Әтисенең сеңелләре дә озак яшәгәннәр. Яшьлегендә нык булган, барлык эшне кул белән башкарган ветеранның чыдамлылыгына сокланырлык. Шул сабырлыклары өчен Аллаһ Тәгалә аны мул гомер белән бүләкләгән, күрәсең. 80 яшенә кадәр маллар тота, сыер сава ул. Кош-кортны да күпләп асрый. Башкалар хакында бары тик яхшы фикердә булганнар да озак яшиләрдер. Беркем турында да начар сүз сөйләми, һичкемгә үпкә дә сакламый Вәсилә апа. Авырлыкларны күп күрсә дә, сынауларны үтеп чыга алганына шөкер итә.
Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, Габделбарый абыйсының кызлары Розалия белән Фирия апалар да Вәсилә апага сихәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.
Кызы тәрбиясендә яши ул. Гомере буе китапханәдә хезмәт куйган Зәрия апа үзе дә олыгая бара — 76 яшен тутырган. Шуңа да карамастан, бер дә тик торуны белми ул. Аллаһ Тәгалә аңа да көч-куәт, сабырлык бирсен, ярдәменнән ташламасын. Авылдагы йортларын төзекләндереп, матурлап куйганнар, бар җирдә чисталык, тәртип хөкем сөрә.
- Колагы каты булса да, әнкәйнең зиһене, акылы, Аллаһка шөкер, үткен. Бар нәрсәне аңлый, уйлый, фикерли. “Бу яшемә дә җиттем, Аллаһ Тәгалә шулай язгандыр”, ди. Аяклары йөрмәгәч, озаклап утырып тора алмый хәзер, арый. Шунысы сөендерә: тамагына ашый, кәефе яхшы, күңеле шат. Бер дә төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырмый, - ди Зәрия апа.
Вәсилә апаның бәхетенә кызы исән-сау булса иде инде. Авыл фельдшеры Айгөл Корбыева да, килеп, икесенең дә сәламәтлекләрен ныгытып тора. Онык-оныкчыклары да яраталар дәү әбиләрен. Бу юлы да күчтәнәчкә юбилей торты алып кайтканнар алар. Ә Вәсилә апа аның белән кунакларны да сыйлаган.
Ачык йөзле, кунакчыл Вәсилә апа янында булган һәркем, мөгаен, аннан яшәү көче аладыр, аның янәшәсендә якыннарына да җылы, рәхәттер. Без дә гасыр әбисенә ныклы сәламәтлек һәм күңел көрлеге телибез. Матурлыкны, гүзәллекне тоеп, кадер-хөрмәттә тагын да хәерле гомер кичерсен.
Нет комментариев