САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вәсилә апаны 103 яше белән котладылар

Түбән Ләшәү авылында гомер итүче хезмәт ветераны Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 103 яшь тулды.

Күңеле яшькә карамый, матурлыкны, гүзәллекне тоеп, кызы Зәрия апаның кадер-хөрмәтендә, ныклы тәрбиясендә гомер кичерә ул.

- Рәхмәт яусын барыгызга да, ел да мине котларга киләсез. Үзегез дә исән-сау, сәламәт булыгыз. Районыбызны матур гына җитәклисең, Фәрит улым, эшләрегез уң булсын, - диде йөзьяшәр әбиебез.

Озак яшәвенең серен үзе хезмәттә күрә. Шулай да нәселдән дә киләдер, ди, чөнки туганнары арасында да гасыр чиген узып киткәннәр була. 

Истәлекле туган көне белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Котлау хаты, чәчәк бәйләме, күчтәнәчләр, бүләк тапшырды. “Шәфкать” үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, якыннары, туганнары, авылдашлары да Вәсилә апага сихәтлек, алдагы көннәрдә дә кадер-хөрмәт теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев