САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узып баручы ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган

Җепкә тезгән кыр казлары кебек, Еллар килә, еллар оча гына. Җиһанга калдырып матур эзләр, Еллар керә тарих кочагына...

Бусагада — Яңа ел. Зур өметләр, яңа көнгә ышаныч, якты хыяллар белән, 2023 елны озатабыз. Ул барыбыз өчен дә сынаулар елы булды. Шулай да ел нәтиҗәле эш-гамәлләр, җиңү-казанышлар белән дә тарихка кереп кала. Нинди генә өлкәне алсак та — авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башкасымы — горурланып сөйләрлек, мактанырлык, республикада үрнәк булырлык нәтиҗәләребез күп. Узып баручы ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган, шәхси тормыштагы уңышлар нинди — райондашларыбыздан шулар хакында сораштык. 
Вероника Хөсниева, Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы:

— Җирлегебез өчен 2023 ел уңышлы булды. Авыл халкының тормышы елдан-ел яхшыра, дип уйлыйм. Республика программасында катнашып, Карашай Саклауда бер хуҗалык мини фермалы булды. Соңгы 7-8 елда бу матур традициягә әверелде. Бер шәхси хуҗалык мал үрчетүгә дәүләт ярдәме алды. Сыерлар санын киметмәскә тырышабыз. Сөт сату бәясен төшерми, саклап кала алдык. Бу да — авыл халкы өчен зур сөенеч. Чураш фельдшер-акушерлык пунктында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Әлеге авылның мәчете дә ремонтланачак. Җирлектә уңган, тырыш халык яши. Мин аларның һәрберсенең уңышына сөенәм. Еллар имин булып, бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы ир-егетләребезнең исән-сау кайтуларын телим. Аларның әти-әниләрен бәйрәмгә чакырдык, беразга гына булса да күңелләрен күтәрергә теләдек. Җирлектә ике сабый туды. Чураш авылында бер яшь гаилә яңа өй җиткерде. Карашайда бер пар булачак йортларына нигез салды. Яшьләр турында сүз чыккач, шунысын да әйтим: кызым Эльза, урта мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзе теләгән уку йортына — Казан Федераль университетына укырга керде.

Ә иң зур вакыйга, мөгаен, җирлекнең яңа машиналы булуыдыр. Республика бәйгесендә катнашып, җиңү яуладык. Бигрәк тә хатын-кыз җирлек башлыкларына төзек машинада йөрү мөһим. Шундый мөмкинлек тудырган өчен, район, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләре барып ирешсә иде. Киләсе елда да имин юллар, уңышлы эшләр көтсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев