САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Уылдык чәчү»: республикада балык тоту тәртибе үзгәрә

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2026» дип исемләнгән комплекслы профилактик операция старт ала. Республика акваторияләрендә 5 июньгә кадәр сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балыкчыларга исә бер гражданга ике ыргактан артмаган кармак белән ярдан балык тотарга рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр итә.

Балыкчылык кагыйдәләрен бозган очракта административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Җәза төрләре хокук бозуның авырлыгына бәйле:

– гади бозу өчен – 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф, шулай ук кораллар һәм судно конфискацияләнә;
– зур зыян китерелгән, тыелган кораллар кулланылган яки уылдык чәчү урыннарында тотылган очракта – штраф 500 мең сумга кадәр җитәргә, шулай ук ике елга кадәр иректән мәхрүм итү мөмкин;
– Кызыл китапка кертелгән төрләрне тоткан өчен – бер миллион сумга кадәр штраф, өч елга кадәр ирек чикләү.

Кагыйдәләрнең үтәлешен ведомствоара төркемнәр көндез-төнлә күзәтә. Беренче рейд Яшел Үзән районында инде узды. Рейдлар барышында ташланган тыелган коралларга да аерым игътибар ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев