САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Универсиада уты безгә дә килергә тиеш

Узган җомгада Универсиада уты Россиягә килеп җитте һәм Казанга таба юлын башлады. Ул илнең иң зур шәһәрләрендә булачак һәм аннан соң аның Татарстан районнары буйлап сәфәре дә көтелә. Мәгълүм булганча, Универсиада уты былтыр 12 нче июльдә Париж-Сорбонна университетында кабызылган иде. Чөнки Халыкара студентлар спорты уеннары тәүге тапкыр нәкъ менә шул...

Узган җомгада Универсиада уты Россиягә килеп җитте һәм Казанга таба юлын башлады. Ул илнең иң зур шәһәрләрендә булачак һәм аннан соң аның Татарстан районнары буйлап сәфәре дә көтелә.
Мәгълүм булганча, Универсиада уты былтыр 12 нче июльдә Париж-Сорбонна университетында кабызылган иде. Чөнки Халыкара студентлар спорты уеннары тәүге тапкыр нәкъ менә шул уку йортында оештырыла. Дөнья тирәли сәяхәт итеп, Универсиада уты 25 нче январьда Россиягә кайтып җитте. Шулай итеп, аның Россиядәге сәяхәте рәсми төстә старт алды. Эстафета 6 нчы июльдә - Универсиада ачылган көнне тәмамланачак. Россиянең дистәләгән студентлар үзәкләре булган шәһәрләреннән соң аны республика районнарына да күрсәтергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев