“Авыл укытучысы” республика бәйгесе җиңүчеләре арасында Сарман гимназиясе укытучысы да бар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә быел да «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе» һөнәри осталык бәйгесе оештырылды.
Кайбыч районының Кошман авылы мәктәбендә аның йомгаклау этабы узды. Бәйгедә район данын яклаган Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова икенче урынга лаек булды. Җиңүче мөгаллимә белән уңыш серләре хакында сөйләштек.

- Чулпан Мөнировна, “Авыл укытучысы” бәйгесенең төп максаты нәрсәдә иде? Ул нинди таләпләрне үз эченә алды?
- Авыл укытучыларының абруен күтәрү максатын күздә тоткан бәйге быел унөченче тапкыр үткәрелде. Ул укытуның инновацион алымнарын кулланган иң яхшы авыл педагогларын ачыклау һәм аларның хезмәтенә җәмәгатьчелек тарафыннан бәя бирү, алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату бурычын өстен куйды. Бәйгедә катнашу өчен Татарстанның төрле районнарыннан 265 гариза кабул ителгән. Беренче этапта катнашучылар «Авыл мәктәбе: кичә, бүген, иртәгә», «Минем дәрес»: авыл укытучысы язмалары, «Минем сыйныф»: сыйныф җитәкчесе тормышы” кебек темаларның берсе буенча иҗади эш әзерләп җибәрергә тиешләр иде. Икенче этапта укытучылар жюри игътибарына үзләренең педагогик эш тәҗрибәсен чагылдырган видеороликлар тәкъдим иттеләр. Шушы сынаулар нәтиҗәләре буенча финалга сигез укытучы һәм дүрт тәрбияче чыкты.
- Бәйгедә катнашырга Сез ничек карар иттегез?
- Конкурста катнашуымның төп максаты тәҗрибә өстәү, яңа метод-алымнар өйрәнеп кайту, яңа танышлар табу һәм дә инде үземне тагын бер кат сынап карау иде.

- Бәйгедә иң авыры нәрсә булды соң?
- Бәйгенең иң авыр сынавы дип, финалда күрсәтелгән ачык дәресне әйтер идем. Бер күрмәгән мәктәптә, таныш булмаган балалар белән дәрес алып бару – җиңел эшләрдән түгел, әлбәттә. Бирелгән вакыт эчендә дәресеңне дә аңлату, укучыларны үзеңә карату, аларның сиңа кушылып утыру шартларын тудыру, нәтиҗәгә китерү – болар барысы да зур көч һәм тәҗрибә сорый. Аларның кайчан, кайсы сорауга ничек җавап кайтарасылары, кемнән нәрсә көтәргә икәнлеге билгесез. Мондый дәресләр укучыларга да җиңел бирелми: бердән, дәрескә күз күрмәгән укытучы килеп керә; икенчедән, мөхтәрәм жюри әгъзалары дәресне бәяләп утыралар. Шәһәр укучылары, бәлки, мондый укытучыларга ияләшеп беткәннәрдер, ә менә авыл укучылары бу яктан тыйнаклык белән аерылып торалар.

- Сезнеңчә, авылда укытучы булуның авырлыклары һәм өстенлекләре нинди?
- Авыл укытучысы шәһәрнекеннән әллә ни аерыладыр, дип санамыйм. Чөнки безгә дә шул ук таләпләр куела, шул ук заманча технологияләр, методалымнарны кулланып эшләү сорала. Ә шулай да безнең һәр эшебез, уч төбендә кебек, күзәтелеп барыла, чөнки авылда кешеләр бер-берсен якыннан беләләр. Укыткан укучыларыбызның әти-әниләре генә түгел, әби-бабалары, туган-тумачалары да таныш. Моның, әлбәттә, уңай ягы да бар – безгә ышаныч күбрәк. Тик, ышаныч арткан саен, җаваплылык та өстәлә. Дәресләрне дә кызыклырак итәсе, үзең укыткан фәннәрне яраттырасы килә. Шуңа күрә дә һәрдаим камилләшү таләп ителә.
- Укучылар белән эшләүдә нинди алымнар кулланасыз?
- Укучыларга татар телен һәм әдәбиятын укыту ниндидер бер зур хәзинә белән бүлешү кебек тоела миңа. Туган телебез – атабабаларыбыздан безгә мирас буларак күчкән зур байлык бит ул. Әлеге мирасны укучыларга җиткерү – безнең төп бурычыбыз. Дәресләрдә укучыларның сөйләм телен үстерү, үз фикерләрен туган телдә җиткерә белү, уку грамоталылыгын арттыру, халкыбызның тарихын, горефгадәтләрен өйрәнү кебек иксез-чиксез эшләр алып барабыз. Әлбәттә, замана алга барган саен, укучылар да, без эшли торган методалымнар, технологияләр дә үзгәреп тора. Шунлыктан, үз өстебездә эшне һичкайчан туктатмыйбыз: төрле курсларда укып, фәннигамәли конференцияләрдә, һөнәри осталык бәйгеләрендә катнашып торабыз.

- Сезнең моңа кадәр дә бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаганыгыз бар иде бит.
- Әйе, әлеге бәйге – минем эш дәверендә катнашкан өченче һөнәри осталык бәйгесе. Әле узган елны гына “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә катнашкан идем. Ә бу бәйгедә барлык фән укытучылары белән көч сынашырга туры килде. Әлбәттә, мондый бәйгеләр бик күп көч һәм вакыт сорый. Әзерлек чорында, сабырлык күрсәтеп, бар яктан мине аңлаган гаиләмә, һәрвакыт минем өчен догада булучы әтиәниемә, терәк булып торучы гимназиябез җитәкчесе Ләйлә Рафис кызына, хезмәттәшләремә һәм Сарман мәгариф бүлегенә рәхмәтләрем чиксез.

- Чулпан Мөнировна, Сезне зур бәйгедә җиңүегез белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.
Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры:
Авыл укытучысы ул – авылны саклап торучы, яклаучы, аны тәрбияләүче, киңәш бирүче бер илаһи зат. Авыл укытучысына яше дә, карты да киңәш сорап килә. Укытучыларга хөрмәт тагын да югары булырга, ә без аларны күрсәтергә тиеш.
Альбина Сабирова
Нет комментариев