САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Туксан яшькә – 9 бүләк» конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

.

Бүген Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә традицион Чәй көне үтүе турында без хәбәр иткән идек.
Аның кысаларында без «Сарман» газетасының 90 еллыгына багышланган «Туксан яшькә – 9 бүләк» конкурсы җиңүчеләрен дә бүләкләп үттек. Алар арасында безнең нәни дусларыбыз да булдылар. Исегездә булса, без газетабызның юбилее уңаеннан «Балалар әкият сөйли» акциясе оештырган идек. Шулай ук шигырь бәйгесе дә үткәрелде. Бүген аларның җиңүчеләре һәм катнашучылары матбугат үзәгенә Чәй көненә килделәр. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе – баш мөхәррир Альбина Сабирова аларга грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалар, тәрбиячеләре белән берлектә, «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр, әкиятләрен сөйләп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев