ТР Гидрометеорология үзәге +27 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә
Һава торышы

ТР Гидрометеорология үзәге +27 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә

Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында гадәттән тыш җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көчле явым-төшемнәр фаразланмый. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан сакланачак.

  • Җил: Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк. Көндез урыны белән җил тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
  • Төнге температура: +9…+14 градус.
  • Көндезге температура: +22…+27 градус.

Синоптиклар белдерүенчә, агымдагы елның сентябрь азагы төбәктә климатик нормадан 5 градуска җылырак була.


Нет комментариев