Татар теле бәйгесендә җиңүчеләрне 50 мең сумга кадәр премия көтә
Мәгариф

Татар теле бәйгесендә җиңүчеләрне 50 мең сумга кадәр премия көтә

«Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре хәбәр иткәнчә, республика күләмендә уза торган масштаблы чарада катнашучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә.

Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләре белән бүләкләнәчәк:

  • I урын — 50 мең сум;
  • II урын — 30 мең сум;
  • III урын — 20 мең сум.

Моннан тыш, призларның берсе күренекле галимә, педагогика фәннәре докторы, профессор Резеда Мөхәммәтшина исемендәге премия буларак тапшырылачак.

Быелгы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен һәм халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм педагогика фәннәре кандидаты, «Бала-Сити» җитәкчесе Альбина Насыйрова катнаша.

Әлеге әһәмиятле бәйге әлеге комиссия һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Фото:«Татар-информ»

 


Нет комментариев