САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТРда Бөек Ватан сугышы геройлары исемнәрен йөртүче урамнар ремонтланачак

Быел Татарстанда Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнарны ремонтлау эшләре дәвам итә. Республиканың Министрлар Кабинеты каршындагы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, быел 18 объектта төзекләндерү планлаштырыла. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

Үткән елда республикада 17 шундый урамда юл эшләре башкарылган иде. Быел исә исемлек киңәя.

Казанда Маршал Чуйков һәм Карбышев урамнары төзекләндереләчәк. Яр Чаллыда Муса Җәлил проспекты ремонтланачак. Түбән Камада исә Җиңүгә 30 ел урамына капиталь ремонт ясалачак.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин сүзләренчә, бу урамнар – гади географик пунктларны бәйләүче сукмаклар гына түгел.

– Геройлар һәм сугыш вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнар шәһәр мохитен батырлык елъязмасына әверелдерә. Алар үткән белән хәзерге арасында күпер сала, Җиңү өчен көрәшкәннәрне искә төшерә. Бу хәтерне саклау һәм ветераннарга хөрмәт – безнең уртак тарихыбызның аерылгысыз өлеше, – диде ул.

Ремонт эшләре «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты, шулай ук федераль һәм төбәк финанславы белән башкарыла.

Гомумән алганда, быел республикада милли проект кысаларында 200 километрдан артык юл төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев