САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР Хезмәт министрлыгы: тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60-65% мәктәптә кала

Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60–65 проценты укуын 10-11 сыйныфларда дәвам итә, 35-40 проценты исә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен сайлый, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Министр урынбасары Клара Таҗетдинова хәзер үзләренең киләчәк юлын билгеләүче мәктәп укучыларына тәкъдимнәр бирде.

Аның сүзләре буенча, әгәр балага куллары белән эшләү, конкрет техник мәсьәләләрне чишү ошый икән, көллият сайлау кулай була. Беренчедән, бу һөнәрне тизрәк алырга мөмкинлек бирә. Икенчедән, практик күнекмәләр алырга ярдәм итә. Өстәвенә, мондый юл үсмердә мөстәкыйльлек формалаштыра һәм аңа карьерасын тизрәк башларга ярдәм итә.

Әгәр мәктәп укучысы фундаменталь фәннәргә, аналитик эшкә, тикшеренүләргә тартыла яки менеджер (җитәкче) булырга хыяллана икән, бу очракта һөнәр сайлауны тагын ике елга озайтырга һәм унбер сыйныфны да тәмамларга мөмкин, дип билгеләп үтте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев