ТР Хезмәт министрлыгы озын гомерлеләрнең кайда яшәгәнлеген әйтте
Хәзерге вакытта республикада йөз яшьлек чикне узган 334 кеше яши. Аларның 41 и – ир-ат, 293 ә – хатын-кыз. Бу саннарны бүген Казанда узган брифингта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Иң өлкән хатын-кыз Ютазы районында яши – аңа 107 яшь. Иң өлкән ир-ат исә Питрәч районында – аның 106 яше бар.
Йөз яшьлек чикне узган гражданнарның 310 ы – Бөек Ватан сугышы ветераннары. Алар арасында 37 ир-ат һәм 273 хатын-кыз. Ветераннар өчен төрле социаль ярдәм чаралары каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев