ТР Эш белән тәэмин итү үзәге: татарстан предприятиеләренә профтурлар популярлаша
Быел башыннан Татарстандагы «Россия эше» кадрлар үзәге 95 профтур уздырган. Анда 2 440тан артык укучы һәм студент катнашкан. Бу – узган елгы күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Мәгълүматны ТР Эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәте бирде, дип яза «Татар-информ» МА.
Профтурларны сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, энергетика, хезмәт күрсәтү оешмалары үткәрә. Аларга 70тән артык эш бирүче кушылган.
Катнашучылар производстводагы хезмәт шартлары, социаль гарантияләр, җәйге ял һәм укудан буш вакытта эшкә урнашу мөмкинлекләре белән танышкан. Профтур эченә производство мәйданчыклары буйлап экскурсияләр, әйдәп баручы белгечләр белән очрашулар, осталык сыйныфлары, кече практикумнар, карьера юлларын карау, эш бирүчеләр белән аралашу керә.
– Профтурларга кызыксынуның ел эчендә ике тапкыр артуы бу форматның кирәклеген күрсәтә, – дип белдерде «Россия эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Тимур Муллин.
Кадрлар үзәге яшьләргә шәхси карьера маршрутлары һәм 20дән артык махсуслаштырылган сервис тәкъдим итә. Профтурларга язылу һәм киңәш алу өчен якындагы кадрлар үзәге филиалына яки «Россия эше» порталына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев