9 Май – илебез тарихында аерым әһәмияткә ия дата. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарының тиңсез батырлыгын искә алабыз.
Бөек Җиңү – һәрвакыт безнең хәтердә. Ул совет халкының гаҗәеп фидакарьлек, ныклык һәм кыюлык үрнәге булып торды. Бүгенге көндә җиңүчеләр буынына: арабызда булган һәм шулай ук мәңгелеккә күчкән сугыш һәм тыл ветераннарына чиксез зур рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Ленинград блокадасын кичергән ватандашларыбызны, фашист лагерьлары тоткыннарын, кыскасы, сугыш еллары авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән барлык илдәшләребезне дә иң җылы сүзләр белән искә алабыз. Исәннәргә сәламәтлек, бәхет, якыннары игътибарын һәм мәхәббәтен, иртәгәге көнгә ышаныч һәм иминлек телим! Без илебез азатлыгы хакына үлем каршына барган, героик хезмәте белән тылда Бөек Җиңүне якынайтышкан, илне хәрабәләрдән торгызган һәркемне истә тотабыз.
9 Май – безнең төп тантанабыз, гомуми казанышыбыз һәм горурлыгыбыз, әһәмияте мәңге җуелмас олы бәйрәмебез. Ул халкыбызның тиңдәшсез көчен һәм бердәмлеген чагылдыра һәм безнең һәркайсыбыз өчен – газиз һәм кадерле, аның турындагы хәтер дә – изге. Ул яшәгәндә, илебез дә яшәр һәм чәчәк атар.

Рияз Комаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Нет комментариев