Татарстанның ике шәһәрендә күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бетә
Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча иң зур дефицит Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә. Тагын алты шәһәрдә аларның аз проценты шик уята.
«Дефицитның 71 проценты Казанга һәм Чаллыга туры килә. Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Яшел Үзән, Баулы һәм Бөгелмәдә процент түбән булу куркынычы тудыра», - диде республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев ведомство коллегиясе утырышында.
Галиев сүзләренчә, республикада 25 866 күп балалы гаилә җир белән тәэмин ителмәгән. Мисал өчен, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмара, Баулы, Лаеш, Биектау, Арча һәм Түбән Кама районнарында җир кишәрлекләре бирү күрсәткече 80 процентка да тулмаган. Балтач, Тукай, Зәй һәм Алексеевск районнарында план 80 - 90 процентка үтәлгән.
Чыганакак: tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-ike-saharenda-kup-balaly-gailalar-ocen-ir-kisarleklare-tamamlana-5859211
Фото: ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев