Татарстанның 55 предприятиесе бушлай эксперт ярдәме алачак
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итүенчә, 2026 елда тагын 55 оешма белгечләрнең бушлай ярдәменнән файдалана алачак. Бу чаралар «Нәтиҗәле конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында оештырыла һәм республика предприятиеләренә эш нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә.
Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, проектта катнашучы компанияләрнең уртача икътисади нәтиҗәсе 20 миллион сумга җитә. Экспертлар предприятиеләргә килеп, хезмәткәрләрне заманча эш алымнарына укыта һәм сакчыл җитештерү коралларын практикада кулланырга булыша. Бу компетенцияләр компанияләргә алга таба да үз уңышларын ныгытырга мөмкинлек бирә.
Барлык ярдәм чаралары да дәүләт тарафыннан финанслана һәм катнашучылар өчен тулысынча бушлай. 2026 елда проектны тормышка ашыру өчен бюджеттан 142,6 миллион сум бүлеп бирелгән. Искәртеп үтик, узган елда республиканың 33 муниципаль берәмлегеннән 87 оешма әлеге программага җәлеп ителгән иде. Сакчыл җитештерү буенча проектлар, нигездә, ярты ел дәвамында гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә белгечләр җитештерүдәге югалтуларны ачыкларга һәм аларны юкка чыгарырга ярдәм итә.
Проектта катнашу теләге булган оешмалар производительность.рф ИТ-платформасында тулырак мәгълүмат ала һәм шунда ук гариза калдыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев