САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларны Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән фейклар турында кисәттеләр

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы исеменнән ялган хәбәрләр тарату очраклары ачыкланды, дип яза «Татар-информ» МА.

Интернетта «Минмолодежи Республики Татарстан» дигән аккаунт эшли. Ул үзен ведомствоның матбугат хезмәте итеп күрсәтә. Бу аккаунт аша «Свеча памяти и боевые сто грамм» дигән акция эшләтеп җибәрелүе турында хәбәр ителә. Флешмоб дип алдап, яшьләрне спиртлы эчемлекләр кулланырга өндиләр.

Министрлык белдерүенчә, алар мондый акция турында белдермәгәннәр. Әйтелгән аккаунтның ведомство эшчәнлегенә һәм аның матбугат хезмәтенә бернинди дә кагылышы юк.

Яшьләр эшләре министрлыгы гражданнарны тик рәсми чыганакларга гына ышанырга чакыра. Ведомство турында дөрес, ышанычлы мәгълүмат алу өчен, бары тик расланган мәйданчыкларны гына күзәтергә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев