САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанлыларга 30 апрельгә кадәр керемнәрен декларацияләргә куштылар

2025 елда мөлкәт сатудан, бүләкләрдән, лотереядән, арендадан яки салым агентларыннан булмаган башка акчалардан керем алган гражданнар салым хезмәте алдында мөстәкыйль рәвештә исәп-хисап тотарга тиеш, дип хәбәр итте Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.

3-НДФЛ формасындагы декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр (шул көнне дә кертеп) тапшырырга кирәк. Бирелгән вакыт эчендә керемнәре турында исәп-хисап тоту шулай ук шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар һәм адвокатлык кабинетларын оештыручылар өчен дә мәҗбүри.

Моны иң уңайлы рәвештә «Салым түләүчечен шәхси кабинеты» хезмәте аша эшләп була. Декларациядә исәпләнгән салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев