Тукай районының Әҗмәкәй авылында 47 яшьлек ир-ат үз участогында чүп-чар яндырган. Бу айларда республикада гадәттән тыш янгынга каршы режим гамәлдә булуга карамастан, ул кагыйдәне бозган, дип яза «Татар-информ» МА.
Янгын тиз арада коры үләннәргә күчкән. Һәлакәт мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән.
Ир-ат төтен сулаган. Табиблар аңа җиңелчә төтен белән агулану диагнозы куйган. Ул Чаллының шәһәр хастаханәсенә озатылган.
Хәзерге вакытта аның хәлен белгечләр күзәтә. Янгын чыгаручыга карата хокук саклау органнары тикшерү үткәрә.
Гадәттән тыш янгынга каршы режим вакытында кагыйдәләрне бозган өчен участок хуҗасына 20 мең сумга кадәр штраф яный.
Нет комментариев