САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга +27 градуска кадәр аномаль җылылык килә

Республикада быелгы май гадәттәге температура нормаларыннан шактый узып китә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә Татарстанга рекордлы җылылык килә, дип яза «Татар-информ» МА.

5 майга каршы төндә һава +5...+10 градуска кадәр булса, көндез термометрлар +21...+26 градусны күрсәтәчәк. Яңгыр явуы ихтимал, ләкин ул кыска вакытлы гына булачак.

Ә инде 6 майда республикада чын җәйге җылылык урнаша. Синоптиклар фаразлавынча, көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем көтелми.

7 майда төннәре +8...+13 градус, көндез янәдән +22...+27 градус җылы булачак. Әмма кичкә таба, яңа атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, кыска гына яңгыр явуы мөмкин.

8 майда һава бераз суытачак – көндез +19...+24 градус көтелә. Кыска вакытлы яңгырлар явачак.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итүенчә, якындагы берничә көндә уртача тәүлек температуралары климат нормасыннан 4–5 градуска югарырак булачак. Синоптиклар мондый аномалияләр көтмәгән иде.

Районда да шулай ук җылы булыр, дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев