Татарстанда Туган тел көне һәм Тукайның 140 еллыгы бергә билгеләнә
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чаралар узачак. Бәйрәм 25 апрельдә шагыйрнең туган авылы – Арча районының Яңа Кырлай авылында башлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
25 апрельдә Яңа Кырлайда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы планлаштырылган. Көндез Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очраша. Шул ук көнне Арча районында Тукайның төзекләндерелгән дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачыла.
26 апрельдә төп чаралар Казанда узачак. Иртән Г. Тукай скверында Хөкүмәт вәкилләре, иҗат әһелләре һәм җәмәгатьчелек катнашында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу була. Туган тел көненә багышланган чаралар Галиәсгар Камал театрында дәвам итә. Көндез Тукайның «Кәҗә белән Сарык Печән Базарында» әсәре буенча музыкаль спектакль күрсәтелә. Театр фойесында телне саклау буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырылган проектлар күргәзмәсе эшләячәк.
Сәгать 14:00дә Тукай һәйкәле янында Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Шигърият бәйрәме оештырыла. Анда Язучылар берлеге, иҗат берлекләре вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре катнаша. Чара «ТНВ» каналында турыдан-туры күрсәтеләчәк.
Сәгать 16:00дә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясенең гала-концерты уза. Анда заманча татар музыкасының яшь буын вәкилләре чыгыш ясый, татар телен куллануда активлык күрсәткән оешмалар бүләкләнәчәк.
Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар республиканың барлык районнарында ел дәвамында узачак. Шулай ук «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты да оештырылган. Катнашу өчен ике юл бар: пәнҗешәмбе көннәрендә теләсә кайсы китапханәгә барып, бушлай кушылырга яисә социаль челтәрләрдә Тукай шигырьләрен уку яисә аның иҗаты турында фикерләрегезне #Тукайнбергаләпукыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән урнаштырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев