САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Тоталь диктант»ны 40 меңгә якын кеше язган

18 апрельдә Татарстанда узган «Тоталь диктант» акциясендә 40 меңгә якын кеше катнашкан. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

– Быел «Тоталь диктант»та төрле яшьтәге 40 меңгә якын татарстанлы төрле мәйданчыкларда катнашты. Бу республика халкы өчен акциянең барган саен кызыграк булуын күрсәтә, – дип билгеләп үтте ул.

Спикер «Тоталь диктант»ның беренче тапкыр хәрби училищеларда һәм «Патриот» үзәкләрендә курсантлар һәм призывниклар өчен үткәрелүен дә әйтте.

Акция халыкара дәрәҗәгә ия. Әмма Татарстан катнашучылар саны буенча алдынгылар рәтендә, дип өстәде ТР Мәдәниятләр һәм диалог үзәге директоры, Татарстанда «Тоталь диктант»ның төбәк операторы Дарья Дмитриева.

– «Тоталь диктант»та 72 илдә яшәүчеләр катнашты, 109 дәүләттә онлайн-форматта яздылар. Барлыгы 140 мең кеше үзе килеп катнашкан, шуларның 27 проценты – Татарстанда. Казан шәһәрләр арасында катнашучылар саны буенча лидер булды – 9 меңнән артык кеше, – дип белдерде ул.

Быел текст бөек шагыйрь Александр Пушкинның балачагына багышланган иде. Татарстанда «Тоталь диктант»та дикторлар булып театр һәм кино актеры Андрей Ургант, спорт комментаторы Денис Казанский, стендап-комик Мария Маркова, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев