ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, киләсе тәүлектә, 21 августта, республикада торыксыз һава торышы саклана.
20 август кичендә һәм 21 август төнендә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, аерым районнарда яшен, яшен вакытында секундына 15–20 метр, локаль рәвештә 24 метрга кадәр җитүче көчле җил көтелә, боз явуы да ихтимал. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә минималь һава температурасы 10–15 градус, көндез максималь температура 20–25 градус тәшкил итәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һаваның югары дымлылыгы томан төшүгә китерәчәк.
Шимбә көнне, 22 августта, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, көндез атмосфера басымы күтәрелү сәбәпле, явым-төшем ихтималы бик түбән. Һава температурасы төнлә 11–16 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава 21–26 градуска кадәр җылыначак.
Якшәмбе көнне, 23 августта, төнлә югары басым кырлары йогынтысы саклана — явым-төшем көтелми, көндез чираттагы төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты үтү белән урыны белән тагын кыска вакытлы яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә 8–13 градус, көндез 22–27 градус булыр дип көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең алдан ясалган фаразы буенча, киләсе атна башында, 24 һәм 25 августта, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм көндезге температуралар 21дән 27 градуска кадәр булган торыксыз һава торышы сакланачак.
Нет комментариев