Районда яшь педагоглар слеты узды
Мәгариф

Районда яшь педагоглар слеты узды

Бүген Сарман урта мәктәбендә яшь педагогларның муниципаль слеты үткәрелде. Аңа остазлар да чакырулы иде.

Чарада катнашучыларны иң элек мәктәп директоры Лилия Газимова сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Исмәгыйлова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Гыйльфанов педагогик хезмәт юлын сайлаган яшьләргә укытучылык эшенең ни дәрәҗәдә абруйлы булуын әйттеләр, уңышлар теләделәр. 

Аннан 1, 2, 3 ел эшләгән яшь педагоглар белән таныштыру булды. Район буенча аларның саны 28не тәшкил итә. Чарада катнашканнарга мәгариф бүлеге методисты Римма Хафизова һәм остазлар истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Аннан остазлар Эльмира Шакирова белән Флүзә Шәйхетдинова “Киртәле йөгерү” дип исемләнгән эшлекле уен оештырдылар. Яшьләр тапкырлыкта, өлгерлектә, логик фикерләүдә үз мөмкинлекләрен сынап карадылар.

Җәлил гимназиясе укытучысы Роза Заһидуллина хезмәт көнен ничек төзү буенча киңәшләрен бирде. Сарман гимназиясе укытучысы Рузилә Таҗетдинова башкаларга шатлык өләшү һәм бәхетле булу серләрен чиште: психологик тренинг үткәрде.

Соңыннан Римма Галимҗан кызы укытучыларга профсоюз оешмасына керү өстенлекләре турында сөйләде. 

Слетны Сарман урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – яшь педагоглар остазы Эльмира Рамазанова алып барды.


Нет комментариев