Танылган стилист һәм мода белгече Влад Лисовец «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә россиялеләрнең 1980 еллар эстетикасына һәм ретро мотивларга әйләнеп кайтуын аңлатты. Аның фикеренчә, бу тренд ике төп сәбәп белән бәйле: җәмгыятьнең психологик тынычлык эзләве һәм формасыз киемнән ару.
«Безнең барыбызда да ул елларга сагыш бар: тормыш бәлки тулысынча мул булмаган, әмма күңел тынычлыгы иде. Хәзер бу тынычлык һәркемгә җитми, шуңа күрә безне 80нче елларга тарта. Өстәвенә, формасыз, тупас спорт оверсайз киемнәреннән ару да сизелә», — диде стилист.
Эксперт мода циклларының һәрвакыт бер-берсен алыштыруын искәртте. Тизлек һәм максималь уңайлык өчен кием өстенлек иткән чордан соң — спорт һәм андеграунд стильләрен дә кертеп — табигый рәвештә нәфислеккә ихтыяҗ килә.
«Бер нәрсә һәрвакыт икенчесе белән алышына: тизлек һәм уңайлык өчен кием озын чордан соң нәфислек килә — кыз кыз булырга тели, ир-ат исә пиджак киеп, хәтта джинсы белән булса да, матур үткәнгә әйләнеп кайтырга тели», — дип йомгаклады Лисовец
Нет комментариев