Бүген, 16 ноябрьдә, кыю йөрәкле якташыбыз – җәлилче Зиннәт Хәсәнов туган. Батырның тууына 110 еллык уңаеннан аның туган авылы Иске Кәшердә Хәтер көне узды. Чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. “Зиннәт Хәсәновның батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк. Ул Ватанны саклап һәлак булды”, - диде ул. Геройның һәйкәленә тере чәчәкләр салынды, бер минутлык тынлык игълан ителде. Батыр якташыбызга багышланган истәлекләрне укыгыз.
Советлар Союзы Герое, үлемсез “Моабит дәфтәрләре” авторы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше — якташыбыз Зиннәт Хәсәнов исеме безгә бик кадерле.
1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә җәзаланган 11 җәлилче арасында ул да була.
Зиннәтулла Хөснулла улы Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Кулымда — геройның бертуган сеңлесе Оркыя апаның көндәлек дәфтәре. Анда абыйсының балачагы, үсмер чаклары белән бәйле истәлекләр язылган.
“Олы абыемның кайда укыганын белмим, ул гарәпчә яза иде. Ул чакта күп кеше Яхшыбайда укыган. Зиннәт абый укый башлагач, мәктәп 4 класска гына калган. Аның белән укыганнар кайберләре Карамалыга барып, бишенчегә кергәннәр. Ә абый бара алмаган, ул калай эшенә өйрәнгән. Еллар үткәч, әнкәйдән аның бу һөнәргә каян өйрәнүен сораган идем, үзлегеннән өйрәнде, диде. Кайчакларда, кулына сугып, елый торган була абыем, әнкәй күрмәмешкә салына.
Өебез кечкенә, абзар-куралар әйбәт, бураган бурабыз бар иде. Әткәйләр үзләре суккан кирпечтән ике бүлмәле сарай, олы гына келәт салганнар. Агач келәт, зур гына лапас, бер ат, сыер, сарыклар бар иде. Колхоз оешкан елны әткәй ат сбруйларын биреп, колхозга керде. Күршебез Хәйбрахман абыйлар аерым хуҗалык булып яшиләр иде. Борчак өлгергән вакыт. Болар басуга борчак йолкырга баралар. Минем дә барасым килә. Әнкәй, кереп, үзләреннән рөхсәт алып чыкты. Ул көн әле дә күз алдымда: бик матур иде, без, борчак ашый-ашый, аны йолыктык. Бик күңелле булды. Менә шул көннәрдән соң безне кулак дип таладылар. Безнең өйдә бернәрсә дә калмады. Тентү белән кереп, сыерны, сарыкларны алып чыгып киттеләр, хәтта мич казанын да куптарып алдылар. Дөреслекме инде бу, өйдә биш бала бит. Безнең белән бергә әткәйнең абыйсы Хөсәен йортын да таладылар. Аларда җиде бала иде. Безнең лапасны колхозга күчереп салдылар. Әле дә хәтеремдә: түбәсен сүтеп, баганаларын ала алмыйча сүгенгәннәре. Мин ул сүзләрне ишетми дә калган булыр идем. Сабый чак бит, башка уйнар әйбер юк: вак тәтәйләр җыя идек. Мин менә шул тәтәйләрне чокыр казып күмгән җирне эзли идем. Бураган бураны саттылар, ә агач келәткә ике ел колхоз ипие салып тоттылар, аннан колхоз амбарлары янына илтеп салдылар. Әткәйгә гел тынгы юк: көн дә кәнсәләргә чакыралар, налог түләргә кушалар. Каян алсын инде ул акча? Күп тилмертүгә түзә алмыйча, әткәйләр Пермь якларына чыгып киттеләр. Алар авылдан бик күп иделәр. Без өйдә әнкәй белән өч бала калдык. Әткәй китте дип, әнкәйгә тынычлык бирмәделәр. Һәр кич саен кәнсәгә чакыралар, акча түләргә кушалар. Бер вакыйганы һич онытасым юк. Әнкәем каян уйлап тапкандыр, берәрсе өйрәтте микән. Кәнсәләргә чакырып килгәч, әнкәй сәке астыннан бау тартып алды да безгә таба килә башлады. “Башта шушыларны юк итәм, аннан — үземне. Шунсыз болардан (кәнсә кешеләреннән) котылып булмас”, - дип, сәке буйлап безне куа башлады. Без әнкәйнең уйларын каян белик инде?! Теге апа чыгып китте, кәнсәгә кайтып, бүтән безгә килмәячәген елый-елый сөйләгән. Әнкәйнең, безне кочагына алып: “И, балакайларым, сезнең ни гаебегез бар соң?”- дип, өзелеп-өзелеп елаганын онытырлыкмы соң инде. Шуннан әнкәй тынычлап калды. Башка килеп борчымадылар.
Ә әткәйләр заводка эшкә урнашканнар. Олырак булгач, Мөхлисулла абыемны да эшкә алганнар. Нинди завод булганын белмим. Зиннәт абыемны әткәй директор янына алып кергән. “Бу бала калай эшен белә, тимер мич тә ясый”, - дигән. Директор көлемсерәп куйган. Шунда әткәй: “Бир, туган, ике табак калай. Бозса, акчасын үзем түләрмен”, - дигән. Зиннәт абыем тимер мичне ясап күрсәткән. Шуннан абыема ышаныч арткан, аны эшкә алганнар. Тормышлар да шул рәвешле иркенәеп киткән.
Шулай җәйнең бер ямьле көнендә әнкәй белән ишек алдында эшләп йөрибез. Ана күңелендә ни булганын кем белгән инде. Әткәй, читтәге балалары турында уйлагандыр. Шулчакны: “Карагыз әле, балакайлар, абыегыз кайта, әйберләрен алдырган булса кирәк”, - ди. Карасак, биек тау башыннан, ике кулын селтәп, берәү төшеп килә. Әнкәй ничек таныгандыр аны. Ана күңеле сизәдер, күрәсең. Мин аңа каршы йөгердем. Чыннан да, Зиннәт абый кайта. Мине күтәреп алды да әйләндерә башлады. Капкадан кергәндә дә, елмаеп килеп керде, янәсе, бернәрсәсе дә югалмаган. Әнкәй: “И, балакаем, әйберләреңне алдырдыңмыни?” — дип, еларга кереште. Ул чакта каеш тоткалы фанерадан ясалган чемодан иде. “Әйе, әнкәй, кулыма урап яткан идем, йокымсырап киткәнмен. Кисеп алып киткәннәр”, - ди. Ә үзе һаман елмая. “Кайгырма, әнкәй, исән-сау барып җитсәм, хәзер эшләп алам мин аларны”, - ди. Шулай итеп, кайгысын да безгә белдертергә тырышмады. Бик сабыр, тыйнак иде.
Озакламый әткәйләр дә кайттылар. Син — кулак, дип тормадылар, берсүзсез колхозга эшкә алдылар. Ул чакта тракторлар юк, бөтен басу - ир-ат белән атларда. Зиннәт абый авылда ачылган 5 класска укырга керде. Укудан кайткач, ял көннәрендә гел калай эше белән шөгыльләнде. Аның эш кораллары күп иде. Тимер мич, чиләк, комган ясады. Чиләкне чәчәк төшереп, буяп эшли иде. Ул чакларда сатып алырга юк, күршеләр тишек савытларын да алып керәләр, абыем аларны ямап бирә иде. Берсен дә кире борып чыгармады. Бервакыт әткәй абыйга гармун алып бирде. Мин гел абый янында уралам. Ял сәгате, дип, гармунны кулына ала да мине биетә иде. Әмма ул ныклап гармунда уйнарга өйрәнә алмады. “Әткәй, минем моңа сәләтем юк, эшне калдыра”, - дип, гармунны саттырды. Ул агач эшләрен дә бик яхшы башкарды. Өстәл, урындык, умарталар эшләде. Астына тимер чыбык беркетеп, миңа агачтан тимераяклар ясап бирде. Тимерләрдән бер ким җире дә юк иде. Хәтта агачтан велосипед ясады. Авылда ул вакытта күренгән әйбер түгел иде әле ул. Мөгаен, Пермьнән күреп кайткан булгандыр инде. Кызганыч, 1939 елда көчле янгын вакытында ул да янды.
Абыем оста көрәшче дә иде. Сабан туйларында көрәшеп, яулыклар, сөлгеләр алды. Бик шаян кеше дә булды. Шаярырга бик яратты. Хәтта безнең белән качышлы уйный иде. Безне дә уйнарга ул өйрәтте. Шулай бервакыт:
Апаем, бар карчыкларга әйт, күккә кара аҗдаһа күтәрелгән, диген. Хәзер үк килеп җитсеннәр, - ди бу.
Мин, йөгерә-йөгерә, йорт саен кереп, әбиләрне алып чыктым. Карыйбыз: чыннан да, койрыкларын селки-селки, еланга охшаган бер нәрсә әкрен генә килә. Карчыклар, кулларын каш өстенә куеп, куркынып, белгәннәрен укып, карап торалар. Бервакыт лапас түбәсенә күзем төште. Абый посып кына нәрсәдер урап утыра, мине күрде дә бармак яный, янәсе, карчыкларга әйтәсе түгел. Ничек еланга охшатып ясагандыр аны. “Елан” якынайгач, карчыклар да төшенеп алдылар, абыйны күрделәр һәм, шаян, һай, шаян, дип көлешә-көлешә таралыштылар. Шул көннән соң, Мөзәянә исемле иптәш кызымның әбисе, мин үзләренә барган саен: “Кызым, чуар йөрәгегез өйдәме әле, нишли?” - дип сорамый калмый иде. Минем кайвакыт ачу да килгәләде. Абыемны хурлатасы бер дә килмәде. Шуннан түзмәдем, теге әбидән ник абыемны шулай атавын сорадым. Ә ул: “Кызым, йөрәге чуар булмаса абыеңның, бәләкәй генә көенә шул эшләрне эшли алыр идеме соң?” — дип җаваплады.
Ничәнче ел икәнен төгәл хәтерләмим, авылга мәктәп сала башладылар. Урман кисеп түгел, бер кулакның өен күчереп куйдылар. Безгә җизни кеше мәктәп директоры иде. Зиннәт абый шул мәктәпнең түбәсен калай белән ябышты, буяды. Абый 6 класста укыган елны җәйге мәктәп оешты, анда яшелчә утырттылар, дуңгыз асрадылар. Ничә баш булгандыр, хәтерләмим. Әмма берсендә абыемның дежур көнендә бер дуңгызы югалды. Аны эзләшергә мин дә чыктым. Шулай кич җитеп килә. Мин кайттым, ә абый һаман юк. Соң гына шат күңелле, кош тоткандай кайтып керде бу. Теге дуңгызны 12 баласы белән арыш арасыннан тапкан.
Шул елны ул Алабугага хәрби мәктәпкә укырга керде. Яңа елга кайткач, нигәдер кабаттан анда бармады — җиденчене авылда тәмамлады. 1935 елны, 7 классны тәмамлагач, Зиннәт абый, Газыйм һәм Зәки Сафиннар Казанга сәүдә техникумына укырга керделәр. Күпме вакыт үткәндер, кулак балалары, дип, аларны техникумнан куганнар. Әмма алар авылга кайтмадылар, заводка эшкә кергәннәр. Күп тә үтмәгән, гәҗиттә, кулак балаларын укырга алырга ярый, дип язып чыкканнар. Шуны тотып, техникумга йөгергәннәр. Боларны кире укырга алганнар. Болар хакында абый ялга кайткач сөйләде. Алар ялга бик азга гына кайталар иде, чөнки өс-башларын карарга авылда акча юк. Шуның өчен, укулар тәмамлануга, тизрәк эшкә урнашу ягын карыйлар. Мәктәптә ремонт ясап, утын кисеп, төрле эшләр эшләп, үзләренә матур киемнәр алалар иде. Һәр кайтканда, миңа кызыл яулык алып кайта иде абыем, чөнки кызыл әйберләр модада иде. Мин ул вакытларда бик бәхетле идем.
Безнең авылда беркемдә дә яшелчә бакчасы юк иде. Ә безнең әткәй яшелчәләр үстерү буенча белгеч булды. Шул чакта Зиннәт абый бакчага ике алмагач, 3 төп тупыл агачы утыртты. Тик аларны саклап үстерә генә алмадык, янгын вакытында бик нык зыян күрделәр, мантый алмадылар.
Абыйлар авылга кайтса, кичләр гөрләп тора. Газыйм абый оста гармунчы иде. Безнең авылда яшьләрнең яратып йөри, җыела торган Ябалак тау исемле урыннары бар иде. Аның кыя ташына исемнәрен яза иделәр. Абыйның да 1937 елны язган исеме бар иде. 1938 елны, техникум тәмамлагач, абыйларны Киров шәһәренә эшкә җибәргәннәр. Анда абый бер генә ай эшләгән, аны армиягә алганнар. Юлдан килгән хаты исемдә калган: “Ничә еллар сездән аерылып яшәсәм дә, армиягә сезнең яннан китмәгәч, бик авыр булды. Кешеләрнең ата-аналары, туганнары елый-елый озатканда, янымда бер генә туганым да булмады. Ярый Газыйм булды, ул мескенне кем озатыр инде”.
1937 елда, 7 классны тәмамлап, апам Асия иптәш кызы белән Казанга китте. Тимер юлга эшкә керде, Минск якларында яшәде. 1940 елны мин Казанга тегүчеләр әзерләүче ФЗӨгә укырга кердем. Сугыш чыккач, укуны тәмамлап булмады. Безне эшче итеп күчерделәр. Солдатларга күлмәк, ыштан, палаткалар тектек. Бер ялда (бик матур көн иде) мин авылдашым Гөлчирә янына киттем. Кайтуыма, кызлар сырып алдылар да: “И, Оркыя, абыең килгән иде, яңадан килмәсә, күрми каласың”, - диләр. Әй, тотындым еларга. Шул рәвешле ишек алдындагы утыргычка чыгып утырдым. Карыйм, капкадан ике хәрби кеше кереп килә. Берсе абыем булып чыкты. Йөгереп барып, абыемның муеныннан кочтым һәм тагын елый башладым. Абыем да сагынган, бик озак, җибәрмичә, мине кочаклап торды. Шуннан абый мине истәлеккә фотога төшәргә алып китте. Кызганычка каршы, ул карточка сакланмаган. Мөкәддәс Йосыповның Сарманда журналист булып эшләгән чагы иде. Шул, килеп, фотоны алып киткән иде. Мине кисеп ташлаган. Син икәнен белмәдем бит, ди. Шулай итеп, минем кадерле бүләгем югалды.
Абыем Казанда авылдан килгән егетләрне өйрәтте. Ял саен минем янга килеп йөрде. Берсендә үзе утырткан агачлар турында сорашты. Янгын вакытында янып беткәннәрен әйтүе кыен булган иде шул чакта. Абыйга да, сизәм, бик авыр булды.
Сентябрьнең бишләре булса кирәк, ут алынган эңгер-меңгер вакыт, дус кызым белән ашханәдән чыгып киләбез. Урам халык белән тулган, үтәр җай юк. Берәүдән ни булганын сорадым. Ул, солдатлар, дип җаваплады. Йөрәгем жу итеп китте. 16 яшьлек кыз чагым, иелдем дә, үрмәләп, кешеләр аяк астыннан кереп киттем. Авылдан килгән солдатлар җыелганнар, өс-башлары җиңелчә. Боларны тезеп бастырганнар да районлап барлыйлар. Сарман районы, диюгә, карасам, янымнан абыем Мөхлисулла узып бара. Аның кулына ябыштым. Абыем, мине күрүгә, аптырап китте. “Сине күрермен, димәгән идем. Хәрбиләр арасыннан Зиннәтулланы эзләдем”, - диде. Лейтенанттан рөхсәт алып, мин абыйны вокзалга кадәр озата бардым. Абыем белән бу соңгы очрашуым булды. Аннан хатлар килмәде, шул килеш ул югалды. Икенче көнне кич белән Зиннәтулла абыем килде. Ул авылдан хат алуын әйтте, абый да авылда икән әле, диде. Мин Мөхлисулла абыйны вокзалдан озатып җибәргәннәремне сөйләгәч, бик боекты. Күзеннән яшь тә чыкты, ахырысы. “Эх, апаем, мин аларны бик сагындым бит. Күрешмәгәнгә дә байтак вакыт үтте. Дөнья хәлен белеп булмый, сугыш бит ул. Кем исән кала, кем — юк. Бәлки, абый белән икебез ике җирдә үләрбез. Ярый, менә синең белән күрешергә насыйп булды”, - дип, мине кочаклап алды. Түзә алмыйча, мин елап җибәрдем.
Шулай көннәр үтә торды. Сентябрьнең 22-23 ләре тирәсендә без, алты кыз, качтык. Югыйсә, һөнәремне абыем да бик яраткан иде. Мин аның сүзләрен тормышка ашыра алмадым. Ни кызганыч, абыемны сугышка да озата алмадым. Шул үкенеч белән яшәдем. Озак тормаган, аны сугышка алганнар. Авылга кайтып та, рәхәт күрмәдек, югыйсә. Абыйның сугыштан бер генә хаты килде. Ул Мәскәү янында сугышулары хакында язган, озакламый дошманны җиңеп кайтачакларын әйткән. 1939, 1962 елларда авылда безнең урамда көчле янгыннар булды. Шул чакта абыемның хатлары, аның истәлекләре янып беттеләр.
Сугыш бетте, исән кешеләр кайта башладылар. Безнең ике абый да юк. Күршебез Гәрәй абый да исән-сау кайтты. Ул, кереп, әткәйгә үзенең Зиннәт абый белән күрешкәннәрен сөйләгән. Абый белән тоткында очрашкан булганнар. Әткәй бик тә курыккан. “И, туган, берүк бу сүзләрне кешегә сөйли күрмә, мине төрмәгә алып китәрләр”, - дигән. Ул чакта бик куркыныч заманнар иде.
1958 елны “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында Муса Җәлил тарафыннан оештырылган яшерен оешманың актив члены Рушат Хисаметдиновның “Исемдә калганнар” дигән истәлекләре басылып чыкты. Анда Татарстаннан Зиннәт Хәсәнов исемле урта буйлы, түгәрәк ачык йөзле, мөлаем, авылда ата-анасы һәм туганнары барын сөйләгән егет булганы хакында да язылган иде. Энем Шәфигулла журналның редакциясенә, авторның адресын сорап, хат юллады. Шунда абыйның бер хәрби, бер гади киемнән төшкән фотоларын да җибәрде. Берничә көннән ерак Кыргызстанның Ош шәһәреннән Рушат абыйның җавабы килеп тә җитте. “Язган хатыгызны алдым. Ачып, карточкаларны күрү белән, күзләремнән яшьләр чыкты. Чөнки синең абыең Зиннәт белән немец-фашист лагеренда, төрмәләрдә күргән газапларым күз алдына килеп бастылар. Абыең, вәхши фашистлардан курыкмыйча, чын ил батырлары кебек, Муса Җәлил оештырган яшерен оешманың иң хәтәр эшләрен алып барды һәм гомеренең соңгы минутына кадәр сөекле илебез өчен көрәште, геройларча һәлак булды”, - диеп язылган иде хатта.
1960 елда журналның өченче санында Фәрит Солтанбиков та үзенең истәлекләрендә абыем турында язып чыкты. Зиннәт әле менә хәзер дә күз алдымда: башына — пилотка, өстенә - иске шинель, аягына агач башмак кигән. Түгәрәк йөзле, урта буйлы бер егет, Татарстанда әти-әнисе, туганнары барын сөйләгән”, - дигән юллар бар. Әткәй бу хәбәрләрне ишетүне бик авыр кичерде һәм 1965 елда үлде. Ә әнкәй берни дә белмичә китеп барды. Әмма, кайтырлар дип, абыйларны бик көтте. Карточкаларын өстәлгә каршы тәрәзә төбендә тотты. Һәр утырган саен, улларын ашарга чакырды, кайда тилмереп йөриләр микән, дип, гел алар белән сөйләште. Үлгәннәренә бер дә ышанмады, күңеле белән һаман кайтырлар дип уйлады...”
Оркыя апа 2003 елның 25 мартында үзе дә бакыйлыкка күчте. Ул яшәгән йорт әле дә исән. Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов туган йорт нигезе дә аның балачак эзләрен саклый.
1977 елны Иске Кәшер авылында колхоз рәисе Наил Васиков ярдәме белән (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын) Зиннәт Хәсәнгә һәйкәл куялар. 1982 елны колхозда герой исемендәге премия булдырыла. Беренче булып, аны Оркыя апаның улы — гомерен туган ягы басу-кырларында тырышып хезмәт куйган Алмас абый ала. Атлас, Азат абыйлар да, оныклары да, гомумән, бу нәселнең һәркеме герой туганнары исеменә тап төшермиләр. Кайсы тармакта эшләсәләр дә, макталалар, дан казаналар.
Моннан ике ел элек Оркыя апаның Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган оныкчыгы — хәзер республика Президенты аппаратында эшләүче Дамир Мусин Зиннәт абыйсының биографиясен тирәнтен өйрәнә, тарихи белешмәләр, документлар туплап, тикшеренү эше яза. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу көнендә Яр Чаллы шәһәрендә ул эшкә зур әһәмият бирелә. Дамир, институтта укыганда, эшен Мәскәүдәге Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенә тапшыра. Вәкиллек җитәкчесе һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Дамирның эшенә югары бәя бирәләр, һәм якташ егетебез “Муса Җәлилнең тууына 110 ел” истәлек медаленә, Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хатына лаек була.
Геройның исемен мәңгеләштереп, бүгенге көндә туган авылында музей эшләп килә. Аны озак еллар Оркыя апаның килене Зинаида Якупова җитәкләде. Ул әле дә Зиннәт Хәсәновның көрәштәше Абдулла Батталның туганнары белән аралашып яши. Җәлилдә - Хезмәт даны, Сарманда Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда да Зиннәт Хәсәнов белән бәйле истәлекләр саклана. Район үзәгенең бер урамы герой исемен йөртә. Ел саен якташыбыз туган көнне төрле чаралар үтә. Районның инвалидлар җәмгыяте һәм “Социаль-мәдәни үсеш” фонды “Татнефть”нең Хәйрия фондының социаль проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән Грантлар конкурсында грант отты. “Без биредә - исәннәр” (“Здесь мы будем живы”) проекты Иске Кәшер авылында җәлилчеләр аллеясын булдыру һәм төзекләндерүгә юнәлтеләчәк.
Буыннан-буынга күчеп, исеме тарихка кереп калган якташыбыз Зиннәт Хәсәновның рухы безнең күңелләрдә мәңгелек яши. Без аның белән горурланабыз, батырлыгы алдында баш иябез. Герой белән бәйле хатирәләр әледән-әле яңартыла. Күп кенә фотолары, истәлекләре югалса да, туганнарының гаилә альбомында изге ядкарь итеп сакланганнары да бар. Безнең үз героебызны онытырга хакыбыз юк.
Альбина Сабирова
Нет комментариев