Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы почта бүлекчәләрендә пенсия алганда шәхесне раслау өчен паспорт урынына «Макс» цифрлы таныклыгын куллану мөмкинлеген кертергә тәкъдим итә.
Тәкъдим ителгән тиешле карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган.
Бүгенге көндә «Макс» QR-коды аерым товарлар сатып алганда яки музейларга ташлама белән кергәндә кулланыла. Эшләнгән үзгәрешләр кабул ителсә, бу исемлеккә федераль почта аша пенсия алу мөмкинлеге дә өстәләчәк.
Хәзерге кагыйдәләр буенча, пенсияне «Россия почтасы» кассасында яки өйгә китереп алганда паспорт күрсәтү мәҗбүри. Яңа тәкъдим расланган очракта, Хезмәт министрлыгы Пенсия түләү кагыйдәләренә тиешле төзәтмәләр кертәчәк. Бу Сарман районында яшәүчеләр өчен дә пенсия алу процессын тагын да гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев