Татарстанда юлларда бозлавык булу сәбәпле кисәтү игълан ителде
Җәмгыять

Татарстанда юлларда бозлавык булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

12 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстан юлларында урыны белән бозлавык булуы көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын сак һәм игътибарлы булырга чакыра, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Тайгак юлларда йөргәндә ашыкмаска, аяк табанының бөтен өлешенә басып атларга һәм юл өслегендәге тигезсезлекләрне исәпкә алырга кирәк.

Белгечләр шулай ук балаларга игътибарлы булырга, өлкән яшьтәгеләргә һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә кушалар. Гадәттән тыш хәлләр телефон номеры — 112.


Нет комментариев