Чыгарылыш укучысы туган мәктәбен онытмый, бүләкләре белән сөендерә
Мәгариф

Чыгарылыш укучысы туган мәктәбен онытмый, бүләкләре белән сөендерә

Мәктәпне тәмамлагач та туган белем йортыңны онытмау, аның тормышында катнашу — матур күренеш. Җәлилнең 2нче мәктәбе чыгарылыш укучысы Гарифуллин Илдар - нәкъ шундыйлардан.

Ул инде берничә ел дәвамында туган мәктәбенә ярдәм итеп, укучыларны файдалы бүләкләре белән сөендерә.

Мәктәпнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, узган елларда Илдар Әнәс улы уку йортына микрофоннар бүләк иткән. Алар мәктәптә төрле чаралар үткәргәндә зур ярдәм күрсәтә.

Быел исә ул мәктәпкә тагын бер бүләк ясаган — теннис өстәле бүләк иткән. Хәзер укучыларның буш вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тагын да арткан.

Элекке чыгарылыш укучыларының туган мәктәпләрен онытмавы, аңа ярдәм итәргә тырышуы, әлбәттә, сөенечле хәл. Җәлилнең 2нче мәктәбе коллективы Илдар Анасовичка игътибары, ярдәме һәм изге күңелле булуы өчен ихлас рәхмәтен белдерә.

Чыннан да, мәктәп белән бәйләнешне еллар узгач та саклау, үзең белем алган уку йортына ярдәм итү — башкаларга да үрнәк булырлык матур гамәл.


Нет комментариев