2027 елда ялга чыгу өчен иң уңайлы айлар билгеле
Җәмгыять

2027 елда ялга чыгу өчен иң уңайлы айлар билгеле

2027 елда чираттагы ялны кайсы айларга планлаштыру отышлырак? Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина бу сорауга аңлатма биргән.

Аның сүзләренә караганда, биш көнлек эш атнасында март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларында ялга чыгу финанс ягыннан отышлырак булачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Аталган айларның һәркайсында 22шәр эш көне каралган.

Екатерина Стенякина аңлатканча, ял вакытын сайлаганда айдагы эш көннәре санын исәпкә алу мөһим. Чөнки хезмәт хакы айдагы эш көннәренә, ә отпуск акчасы соңгы 12 айдагы уртача хезмәт хакына һәм ялның календарь көннәре санына карап исәпләнә.

Айда эш көннәре азрак булган саен, һәр эш көненең бәясе арта. Шуңа күрә мондый айларда ялга китү хезмәткәрнең гомуми кеременә йогынты ясарга мөмкин.

Ә менә гыйнвар, февраль, май һәм ноябрь айларында ял алу финанс ягыннан азрак отышлы булачак.

2027 елда бу айлардагы эш көннәре саны түбәндәгечә:

  • Гыйнвар – 15 эш көне;
  • Февраль – 19 эш көне;
  • Май – 19 эш көне;
  • Ноябрь – 20 эш көне.

Шуңа күрә киләсе елга ял планлаштырганда календарьдагы эш көннәре санын алдан исәпкә алу файдалы булачак.


Нет комментариев