Татарстанда 100 яшьне узган кешеләр саны соңгы биш елда өч тапкыр арткан
Җәмгыять

Татарстанда 100 яшьне узган кешеләр саны соңгы биш елда өч тапкыр арткан

Татарстанда 100 яшьтән узган кешеләр саны соңгы биш елда өч тапкыр арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

ТР Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышында Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева республикада 100 яшьтән узып киткән 331 кеше яшәвен җиткерде. Шуларның өчесе – Сарман районында гомер кичерүчеләр.
Агымдагы елда республикада «2025-2030 елларга актив озын гомер» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге документ 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга исәпләнгән. Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның 40 проценты даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә, бу илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе булып тора.


Нет комментариев