Россиядә мошенниклар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ялган штрафлар җибәрә башлаган. Хокук саклау органнары мондый хәбәрләргә ышанмаска һәм акча күчергәнче мәгълүматны җентекләп тикшерергә киңәш итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы ТАССка сылтама белән хәбәр иткәнчә, мошенникларның хәйләсен берничә билге буенча ачыкларга мөмкин.
- Беренчедән, штраф турындагы карар яки түләү квитанциясе электрон почтага яисә мессенджер аша килсә, сак булырга кирәк. Рәсми штрафлар гражданнарның «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетында яки Дәүләт автоинспекциясе сайтында чагыла.
- Икенчедән, квитанциядәге банк реквизитларын игътибар белән тикшерү мөһим. Чын штрафны түләү документында Федераль казначылык идарәсе күрсәтелә. Ә ялган квитанцияләрдә акча алучы буларак электрон түләү системасының счеты күрсәтелергә мөмкин. Мондый очракта акча дәүләткә түгел, ә мошенникларга күчерелә.
Шулай ук штрафның уникаль исәпләү идентификаторына (УИН) игътибар итәргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе штрафларында ул 20 яки 25 саннан тора. Әлеге номер ярдәмендә рәсми мәгълүмат базаларында штрафның булуын тикшерергә мөмкин. УИН булмаган квитанция шик тудырырга тиеш.
Шикле сылтамаларга күчмәгез, таныш булмаган реквизитлар буенча акча күчермәгез. Штраф турындагы мәгълүматны бары тик рәсми дәүләт ресурслары аша гына тикшерегез.
Нет комментариев