Сарманлыларны агымдагы елның 1 декабренә кадәр салымнарын түләп бетерергә чакыралар
Җәмгыять

Сарманлыларны агымдагы елның 1 декабренә кадәр салымнарын түләп бетерергә чакыралар

“Салымыңны түлә һәм тыныч йокла!” дигән гыйбарәне юкка чыгармаганнар бит. Әҗәтле үлмәс, дисәләр дә, рәхәтлек тә күрмәс.

Бүген түләмәсә дә, иртәме-соңмы һәркем үз әҗәтләрен түләргә мәҗбүр булачак. Һичьюгы аны суд приставлары аша булса да эзләтеп табачаклар. Бу хакта кичә район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә җитди сөйләшү булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибендәге беренче сорау буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова чыгыш ясады. Ул милек салымнарын түләү вакытының 1 декабрьдә чыгачагын тагын бер тапкыр искәртте һәм җирлекләрдә бу мәсьәлә торышын анализлады.

“Авыл җирлекләрендә вариссыз мөлкәт һәм су белән тәэмин итү челтәрен рәсмиләштерү” турында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Айдар Хөсәеновка сүз бирелде. Ул җирлек башлыкларына андый мөлкәтне контрольгә алырга, алар хакында вакытында палатага хәбәр итәргә тәкъдим итте.

“Идарәче компания” директоры Алмаз Мәүләвиев торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен әҗәтле булган оешмалар, шәхси хуҗалыклар турында сөйләде. Ул меңәрләгән сум әҗәте булган кешеләрне, әҗәтләре миллионнар белән исәпләнгән оешмаларны ачыклау, алардан түләүләрне кайтарып алу буенча башкарылган эшләр хакында сөйләде.


Нет комментариев