Агымдагы атнада Татарстанда һава температурасы климат нормасыннан 2–4 градуска югарырак көтелә. Республикада сизелерлек суыклар булмаячак, ә атна ахырында бераз явым-төшем ихтимал.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләгән.
Белгеч сүзләренә караганда, атна дәвамында Татарстанда һәм Уралда һава торышына антициклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә республикада күбесенчә болытлы көннәр көтелә.
Көндез һава температурасы +2...+4 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә дә чагыштырмача җылы булачак, көчле салкыннар фаразланмый. Җил көнбатыштан, күбесенчә көчсез исәчәк.
Җомга һәм шимбә көннәрендә көнбатыштан атмосфера фронты килүе мөмкин. Ул бераз явым-төшем китерәчәк, күбесенчә җепшек кар явачак. Әмма яуган кар озак ятмаячак.
Александр Шувалов мондый һава торышының ноябрь өчен гадәти булмавын билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, Татарстанда октябрь рекордлы җылы булган, ноябрьдә дә әлеге тенденция саклана.
Нет комментариев