Балаларның кечкенә ярдәме зур җылылык бүләк итә
Җәмгыять

Балаларның кечкенә ярдәме зур җылылык бүләк итә

Салкыннар җитү белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен кыр шартларында ут кабызу, җылыну һәм ризык җылыту аеруча мөһим. Бу очракта озак яна торган махсус шырпылар — «СДГ» (спички длительного горения) зур ярдәм күрсәтә ала.

Көзге каникул көннәрендә Карашай-Саклау, Чураш һәм Сөлек авыллары балалары, укучылары һәм студентлары хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан игелекле эш башкарды. Алар үз куллары белән 100 данә озак яна торган махсус шырпы әзерләде.

 Балаларның кечкенә ярдәме зур җылылык бүләк итә

Әлеге шырпылар салфетка, гади шырпы, җеп, шәм парафины һәм кечкенә агач таякчыклар ярдәмендә ясала. Парафин белән эшкәртелгән мондый шырпылар 20–22 минут дәвамында яна ала. Алар кыр шартларында су кайнату, ризык җылыту һәм җылыну өчен кулланыла.

«Без дә үзебезнең өлешебезне хәрбиләребезгә юллыйбыз!» — дип, балалар үзләренең хезмәтләре белән Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә теләк белдерә.

 Балаларның кечкенә ярдәме зур җылылык бүләк итә

Карашай-Саклау мәдәният йорты коллективы әлеге игелекле эштә катнашкан барлык балаларга, укучыларга һәм студентларга ихлас рәхмәтен җиткерә. Шулай ук балаларда миһербанлылык, ярдәмчеллек һәм бердәмлек хисләре тәрбияләгән ата-аналарга да олы рәхмәт сүзләрен белдерә.

«Шундый искиткеч тәрбия биргәнегез өчен рәхмәт сезгә! Безнең яшь буын — безнең зур горурлыгыбыз!» — ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фотолар Карашай-Саклау мәдәният йортының Вконтакте төркеменнән


Нет комментариев