Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин полиция хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Котлау мөрәҗәгатендә район башлыгы полиция хезмәткәрләренең җаваплы һәм мөһим хезмәт башкаруларын билгеләп үтте.
«Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә – гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен саклауга, җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Сезнең хезмәтегез – район халкының иминлеге һәм тыныч тормышы нигезе. Батырлык, сабырлык һәм үз-үзегезне аямыйча хезмәт итүегез белән сез законлылык һәм хокук тәртибен саклыйсыз», – диелә котлауда.
Фәрит Хөснуллин полиция хезмәткәрләренә сайлаган һөнәрләренә тугры булулары, намуслы хезмәтләре һәм бурычларына җаваплы карашлары өчен рәхмәт белдерде. Ул яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Район башлыгы бәйрәм уңаеннан барлык хезмәткәрләргә һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә тынычлык һәм иминлек теләде.
Нет комментариев