Җилләрдән дә җитез ул
Спорт

Җилләрдән дә җитез ул

Аңа тигез юллар гына аз, аны текә борылышлар, «тәгәрмәчләр көрәше», узышларның ахырын хәл итә торган секундлар тарта.

Спортчылар әйтүенчә, картинг – зур автоспортка беренче баскыч ул. Кечкенә картларның тышкы гадилеге артында җитди күнегүләр, төгәллек һәм чын спорт характеры ята. 

Безнең бүгенге язмабызның герое беренче тапкыр карт руле артына яшүсмер вакытта утыра. Тормыш мәшәкатьләре аркасында тукталып тора да, шактый еллардан соң кабат үсмерчак хыялына әйләнеп кайта. Шуннан бирле тизлек, төгәллек, җиңүгә омтылыш һәм көчле характер аның тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Картинг – аның өчен гади мавыгу гына түгел, ә яшәү рәвеше. Биредә ул кыенлыкларга каршы торырга, бер мизгел эчендә карарлар кабул итәргә һәм җиңәргә өйрәнә. Шулай итеп, бүген бездә кунакта – республика бәйгеләре һәм «Төбәкләр картингы» проекты җиңүчесе Руслан Харрасов.

– Белгечләр әйтүенчә, картинг елдан-ел «яшәрә» бара. Район мисалында карасак та, аның белән 5-6 яшьтән үк шөгыльләнә башлаучы балалар бар. Ә синең спортка кереп китүең ничегрәк булды?

– Мин карт, ягъни кечкенә узыш автомобиле руле артына беренче тапкыр 14 яшьләр тирәсендә генә утырдым. «Ялкын» картинг-клубына, туган авылым Иске Имәндә 9 сыйныфны тәмамлап, Сарман аграр көллиятенә укырга килгәч кенә йөри башладым. Тренерыбыз Раиф Сәетшин картларны йөртү, идарә итү осталыгына өйрәтсә, Мөдәрис абый аларны ремонтларга, «эчен» аңларга ярдәм итте. 

– Аграр көллияттә нинди һөнәр үзләштердең?

– Анда мөмкин булган барлык эшкә өйрәндем: электрик, эретеп ябыштыручы, трактор, йөк машиналарын йөртүче һөнәрләрен үзләштердем, кыскасы, пешекчедән башка көллияттә өйрәтелә торган барлык эшкә өйрәндем, башлангыч һәм урта һөнәри белем алдым. Һәм ялгышмаганмын, киләчәк тормышымда һәм спортта аларның барысының да кирәге чыкты.

– Аңлавымча, син техниканы, төгәлрәк әйткәндә, машиналарны, тимер эшләрен яратасың. Аларга карата кызыксыну каян барлыкка килде дип уйлыйсың?

– Әнием Рәмзия сәүдә тармагында хезмәт куйды, ә әтием Ринат агрофирмада баш инженер булып эшләде. Мин туганнан бирле диярлек әти янында техника арасында кайнашып үстем. Комбайн, трактор һәм башка машиналарны сүтәргә дә, ремонтларга да өйрәндем.

– Көллиятне тәмамлагач, син спорттан да китеп тор-гансың һәм шактый еллардан соң гына кабат әйләнеп кайткансың, кыска гына вакыт эчендә бик әйбәт спортчыга әйләнеп, бер-бер артлы зур-зур җиңүләр яулагансың. 

– Әйе. Ләкин спортсыз яшәгән еллар бушка үтмәде. Шушы еллар эчендә үз эшемне ачуга ирештем, гаилә корып җибәрдем. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшибез. Биш яшьлек кызым Ләйлә һәм ноябрьдә өч яше тулачак улым Раян үсеп килә. Ә әти-әнием хәзерге вакытта Сарманда яшиләр. Картингтан туктап тордым, дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килмидер, әледән-әле узыш машинасы руле артына утыргалап алдым мин, шөгыльләрне бөтенләйгә үк туктатып бетер-мәдем. Әмма шактый вакыт ныклап шөгыльләнмәвемнең сәбәбе бар. Бу спорт төре әйбәт физик әзерлек кенә түгел, вакыт һәм шактый зур чыгымнар да сорый. Узыш машиналарын сатып алырга, аларны даими ремонтлап, карап торырга кирәк. Двигательләр тиз тузалар. Әйтик, 4 Т сериясендәге, ягъни 4 тактлы двигательле автомобильләрдә узышканда, һәр ярыш саен моторны, картның сафтан чыккан частьларын алыштырырга, «Восход», «Минск» классларында узышканда, двигательне яңартып җыярга кирәк. Май, бензин, тәгәрмәчләр дә арзан түгел. Болар янына юл һәм ярышларда катнашу чыгымнары да өстәлә. Кыскасы, барысын да исәпләп карасаң, узышларда тир түгүнең мәгънәсе дә юк кебек. Ләкин мин акча өчен чапмыйм. Аннан, хәзер бу чыгымнарны күтәрергә мөмкинлегем дә бар. Шуңа күрә өч ел элек кабат спортка әйләнеп кайттым. Җыеп кына әйткәндә, узыш юлларының мине үзләреннән җибәрәсе килмәде, ә минем алардан башка яшәргә көчем җитмәде. 

– Кыскасы, «килдем, күрдем һәм җиңдем»!?

– Шулайрак килеп чыга бугай инде. Беренче сезонда «Восход» классында республика ярышларында 18 яшьлек һәм аннан зурраклар арасында – IV, икенче сезонда шул ук класста – I, өченче сезонда III урынны яуладым. Быел җәй көне шулай ук Курск шәһәрендә үткәрелгән «Төбәкләр картингы» проектында катнаштым, 4Т серияле халыкара узышларда I урынны алдым. Бер айдан шундый ук ярышлар Сабада үткәрелде, анда да пьедесталның иң югары баскычына менәргә насыйп булды миңа. Шундый ук ярышлар тагын бер айдан Рязаньда уздырылды. Анда II урынга лаек булдым. Хәзерге вакытта кыш көне Сарманда һәм Чаллыда үткәреләчәк ярышларда катнашырга әзерләнәм.

– Син Мәскәү, Калуга, Түбән Новгород кебек шәһәр спортчыларын да уздыргансың, өстәвенә – бик кыска вакыт эчендә. Бу уңышларның серен нәрсәдә күрәсең?

– Бик күп шөгыльләнәм. Яздан көзгә кадәр өйгә кайтып кергәнем юк, дисәм дә, дөрес булыр. Чаллы трассасы – бик күп дәрәҗәле бәйгеләр үткәрелә торган Байлар Сабасы трассасы белән бер түгел. Соңгысы – пилотаж, пилотның физик көче һәм аның чыдамлылыгы буенча иң катлаулы трассаларның берсе. Анда шактый озын һәм зур тизлек таләп итүче борылышлар бик күп, шулай ук узышлар вакытында тәгәрмәчләрне саклау турында да уйларга кирәк. Шуңа күрә яздан көзгә кадәр атна саен җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә Сабада булам, туктаусыз күнегүләр ясыйм. Нәтиҗә озак көттермәде. Мәсәлән, Рязаньга килеп төшкәндә, мин андагы ярышларда катнашачак спортчылардан 2 секундка акрынрак йөри идем. Туктаусыз күнегүләр үткәрә торгач, алардан 1 секундка тизрәк йөри башладым. Югарыда телгә алынган җиңүләрем дә моңа дәлил булып торалар.

– Син әле шушы көннәрдә генә Казаннан кайттың, ише-түебезчә, иң яхшы спортчылар рәтенә син дә кергәнсең.

– Анда җәйге спорт сезонына нәтиҗәләр ясалды, иң яхшы спортчылар һәм аларның остазлары бүләкләнде. Быел III урынга лаек булсам, узган ел I урынны алган идем. Минем белән бергә «Ялкын» картингчылары Роберт Илһаметдинов, Әмир Солтанов, Гүзәл Хәмидуллина, Ислам Вагыйзов та елның иң яхшы спортчылары булып танылдылар.

– Кышкы һәм җәйге ярышлар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла?

– Кыш көне йөрергә җайлырак. Кышкы ярышлар өчен мин биегрәк машина кулланам, тәгәрмәчне дә карлы фасылга яраклысына алыштырам. Җәй көне тәбәнәгрәк машинага утырасың, тизрәк йөрисең.

– Белүемчә, син, нинди генә ярышларда катнашсаң да, Сарман данын яклыйсың – «Ялкын» картинг-клубы исеменнән чыгыш ясыйсың.

– Әйе, чөнки мин үземне хәзер дә «Ялкын» спортчысы дип саныйм. Раиф абый белән даими элемтәдә торам, аннан киңәшләр сорыйм. Күренекле һәм тәҗрибәле картингчылар арасында да дусларым бар. Мәсәлән, Татарстан Республикасы Кубогы җиңүчесе Динар Дәминовтан күп нәрсәгә өйрәндем.

– Якыннарың синең мавыгуларга ничек карый? 

– Тормыш иптәшем мине аңлый, дип уйлыйм. Сабага балалар белән минем янга үзе дә килгәли. Ә кыш көне үзем күбрәк алар янында булырга тырышам. Әти-әнием дә миңа теләктәшлек белдерәләр. Йөри генә башлаган вакытларымда әтием спорт машинасына көчлерәк двигательләр дә алып бирде.

– Киләчәккә планнарың нинди?

– Хәзер миңа – 31 яшь. Тагын ике-өч елдан картинг белән шөгыльләнүдән туктармын, дип уйлыйм. Чөнки ике елдан улыма биш яшь тулачак. Шул елны ук кыш көне аның белән шөгыльләнә башларга планлаштырып торам. Аны да үзем белгәннәргә, узыш машиналары белән идарә итәргә өйрәтәсем, зур спортка аяк басарга ярдәм итәсем килә. Икең дә берьюлы үзеңне шундый җитди эшкә багышлау мөмкин түгел, дип уйлыйм, моңа вакыт җиткереп булмаячак. Улым инде хәзердән үк машиналар белән кызыксынуын белдерә, сораулар бирә, аларны ремонтлаганда, еш кына минем янда була. Алдыма утыртып, машинада да йөртәм үзен. Шулай итеп, картинг белән шөгыльләнүдән туктавым – ми-нем аннан китүем дигән сүз түгел әле. 

– Синең белән әңгәмә үткәрергә җыенганда, Раиф Сәетшин белән дә сөйләшеп алдым. «Тырыш, тәртипле һәм бик максатчан егет», – дип бәяләде ул сине. Әңгәмәң өчен рәхмәт! Без сиңа киләчәктә дә уңышлар һәм улыгызның да, сиңа охшап, көчле рухлы һәм матур булып үсеп җитүен, синең һәм Сарман горурлыгы булуын телибез!

Зөлфия Шәрипова


Нет комментариев